Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.01.2025, 09:02

Казанлыларга нәрсә белән шөгыльләнергә 5 гыйнварда: «Октава» музыка кичәсе һәм театр тамашалары

Дәрвишләргә «Хобби Бокс» яшүсмерләр клубы киләчәк

Казан халкы һәм кунаклары өчен 5 гыйнварда бәйрәм чаралары әзерләнде. Программада: театр тамашалары, Лядской бакчасында «Октава» музыка кичәсе һәм мастер-класслар. Дәрвишләргә «Хобби бокс» мобиль яшүсмерләр клубы киләчәк.

Лядской бакчасында кышкы форматта «Октава» музыка кичәсе була. Чарада ARTEMIEV Мәскәү төркеме һәм Elina артисткасы чыгыш ясаячак. Монда ук бозда катып калган әкияти артефактларның кышкы күргәзмәсен оештыралар. Һәрбер инсталляциядәге QR-кодны сканировать итеп, Яңа ел, кыш һәм яхшылык турында тавышлы хикәя тыңларга мөмкин булачак.

«Хобби бокс» яшүсмерләр мобиль клубы бүген Дәрвишләр бистәсенә Станционная урамындагы 9 нчы йорт адресы буенча киләчәк. Килүчеләрне 12:00 дән 13:30 га кадәр көтәләр. Балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән: спорт уеннары, иҗади мастер-класслар, сораштырулар, бию флешмоблары, конкурслар һәм башкалар.

«Театрлы Яңа ел» проекты вакыйгалары үзәк чыршы шәһәрчеге территориясендә «Казан» Гаилә үзәге янында узачак. Башлана 17:00 сәгатьтә, керү ирекле. Сәхнәдә мәдәни үзәкләр төркемнәре һәм Казан театры студияләренең яшь артистлары чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Яңа ел» бүлеге ачылды. Биредә мәдәни программа, җәмәгать транспорты һәм медицина учреждениеләренең бәйрәм көннәрендәге эше турында мәгълүмат тупланган.
Барлык яңалыклар