Шәһәрдә барлыгы 19 төзекләндерелгән территория эшли
Фото: Денис Гордийко
Бүгенге көндә шәһәрнең Совет районындагы Заря урамында тагын бер мәйданчык кирәк. «Хөрмәтле Илсур Рәис улы, быел Заря урамындагы скверда мәйданчыкны төзекләндерү проектына ярдәм итүегезне сорыйм. Проект эшләнде, смета бар, урын әзер. Эт хуҗалары анда мәйданчыкны бик көтәләр», – дип мөрәҗәгать итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанда этләрне йөртү һәм өйрәтү өчен барлыгы 19 төзекләндерелгән территория эшли. Алар шәһәр парклары һәм скверлары территориясендә урнашкан.
«Заря урамындагы мәйданчыкка килгәндә, бернинди каршылык та юк. Район башлыгы һәм финанс идарәсе белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә тәкъдим әзерләүне сорыйм», – дип хуплады проектны Илсур Метшин.
Диләрә Гафурова