Казанлылар чарага үзләренең вакцинацияләнгән, сәламәт һәм тыныч йорт хайваннары белән кушыла ала
Фото: Марат Мөгыйнов
Казанлыларны һәм аларның дүрт аяклы дусларын экологик маршрут буенча җәяүле туризм буенча инструктор һәм этләр белән походлар оештыручы Лиза Чубакова йөртәчәк.
Хайкинг 27 нче гыйнварда 11:00 сәгатьтә узачак. Йорт хайваны сәламәт, вакцинацияләнгән һәм тыныч булырга, муенчаклы бау һәм куркынычсыз амунициядә йөрергә, адрес күрсәтелгән язмалы булырга тиеш. Казанлыларга җылы, су үткәрми торган кием сайларга, термос белән чәй һәм капкаларга алырга киңәш итәләр. «Казансуның үсеш стратегиясе» проектының Telegram-каналында хәбәр итүләренчә, чарада катнашучылар белән өстәмә рәвештә элемтәгә керәчәкләр.