Шәһәрдә ашыгыч ярдәм чакыртучылар саны кими.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Соңгы вакытта Казанның Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 558 кеше эшсезләр статусын алды. Шулай итеп, шәһәрдә бүген 6009 эшсез кеше исәпләнә. Бу хакта бүген коронавирус таралуга каршы тору буенча оператив штабта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Утырышны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.
Кичәге көн дәвамында мәшгульлек үзәгенә 1500 кеше гариза биргән, ә үзләрен эшсез дип тануга барлыгы 12400 кеше гариза тапшырган, хәзер аларның документлары карала. Исегезгә төшерәбез, үзизоляция режимы кертелү белән хәзер мәшгульлек үзәгенә «Россиядә эш» сайты аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Оператив мәгълүматны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков җиткерде. Ул вәзгыятьне киеренке, әмма идарә ителүчән дип атады. Шәһәрдә ирекле ятаклар һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары резервы җитәрлек. Ләкин ул якындагы ике атнада авырулар саны арту ихтималын билгеләп үтте, шуннан соң "плато" вакыты җитәчәк, ягъни авырулар санының югары чигенә җиткәннән соң башлана торган чор. Шуңа бәйле рәвештә ул үзизоляция кагыйдәләрен үтәүгә максималь җаваплы карарга өндәде.
Шуның белән беррәттән, В.Жаворонков салкын тиюләр белән бәйле рәвештә ашыгыч ярдәм чакырулары санының кимүе турында сөйләде.
Чит илләрдән кайткан һәм хәзерге вакытта «Васильевский» шифаханәсендә карантинда булучылар коронавируска тикшеренү өчен тапшырган барлык тестлар тискәре нәтиҗә күрсәткән, бу турыда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Соңрак, нәтиҗәләрне раслау өчен, тестлар кабат ясалачак.
Ул шулай ук сишәмбе нәтиҗәләре буенча азык-төлек һәм медикаментлар китерүдә ярдәм таләп ителгән өлкән яшьтәге кешеләрдән килгән 105 гаризаның волонтерлар тарафыннан үтәлүен хәбәр итте. Шәһәр волонтерлары штабы тарафыннан өлкән яшьтәге казанлылар янына гаризалар буенча 3000-гә якын сәфәр кылынды.
Бүген балалар бакчасына 910 бала кабул ителде. Аларны 30 балалар бакчасында 85 кизү группага урнаштырганнар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, җылыту сезонын тәмамлау иртәгә планлаштырылган булса да, һава шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә киләсе атнага кадәр кичектерелгән.