Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2025, 17:32

Бер ел эчендә «Восточный» полигонының икенче картасы өчтән бер өлешкә тулган

Әлеге карта тагын ике елга җитәчәк

Узган ел «Восточный» полигонының икенче картасы сизелерлек үзгәргән: биредә калдыкларны күмү дәрәҗәсе биш метрга диярлек күтәрелгән, ә кабул ителгән материалларның гомуми күләме 600 мең кубометрга җиткән. Узган ел ахырында эшкә алынган мәйданчык якынча өчтән бер өлешкә тулган һәм план режимында эшләвен дәвам итә. Хәзерге вакытта каты көнкүреш калдыкларын кабул итү ничек оештырылуы, нинди технологияләр исне киметергә һәм фильтрны куркынычсыз дәрәҗәгә кадәр чистартырга мөмкинлек бирүе турында журналистларга матбугат туры вакытында «ПЖКХ» идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов сөйләде.

Анна Садаева фотосы

«Восточный» полигонының икенче картасы узган ел ахырында файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә ул якынча өчтән бер өлешкә тулган. Бер ел эчендә полигонга 600 мең кубометр чамасы калдык китерелгән. Картаның иң биек ноктасы бүген 12 метрга җитә, иң түбән ноктасы – 2 метр чамасы.

«ПЖКХ» идарәче компаниясе төбәк операторы генераль директоры Евгений Чекашов билгеләп үткәнчә, полигонны карап тотуга югары таләпләр куела. «Элек яхшы хуҗабикәне өстәл әзерләве буенча түгел, ә бәлки башка урыннарда тәртип урнаштыру буенча ачыклаганнар. Без хәзер шәһәрнең нәкъ менә шундый «башка урынында» торабыз. Әгәр монда тәртип булса, димәк, шәһәрнең фасад ягы гына түгел, ә беркем күрмәгән җире дә матур булачак. Шуңа күрә объект иң югары стандартлар буенча файдаланыла».

Полигонга көн саен 1,8 мең тонна каты көнкүреш калдыклары китерелә. Чүпләрне Васильченко һәм Родина урамнарында урнашкан ике йөк төяү станциясеннән зур чүп ташучы машиналар китерә. Калдыкларны бушаткач, бульдозер чүпне тарата, аннары махсус техника аны тыгызлый. Тиешле дәрәҗәгә җиткәч, калдыкларны туфрак һәм ком катламы белән каплыйлар. Объектта бер сменада барлыгы 11 берәмлек махсус техника эшли.

Икенче карта үз ресурсын сарыф иткәннән соң, өченчесен ачу планлаштырыла. Аны элеккеге икесе белән янәшә урнаштырырга ниятлиләр.

«Уннан ике ярым борын»

Полигонның икенче картасы 84,6 мең квадрат метр мәйданны алып тора. Аның төп үзенчәлеге – начар иснең тулысынча диярлек булмавы. Мондый нәтиҗәгә калдыкларны туплауның махсус технологиясе ярдәмендә ирешеп була, аны белгечләр «катламлы пирог» дип атый.

Карта нигезенә салынган һәм туфракның пычрануын булдырмый торган саклагыч элпәгә эзлекле рәвештә калдыклар салына. Чүпнең һәр катламы оператив рәвештә минераль грунт белән ябыла. Мондый технология исләргә таралырга мөмкинлек бирми һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын сизелерлек киметә.

Киңлеге 500 метр булган санитар-саклау зонасы өстәмә киртә булып  хезмәт итә. Хәтта полигоннан якын арада да ис аз сизелә һәм уңайсызлык тудырмый. Белгечләр билгеләп үткәнчә, җиңел ис булырга мөмкин, әмма ул интенсив яки куркыныч түгел һәм рөхсәт ителгән нормалардан читкә чыкмый. Предприятиедә кертелгән шкала буенча ис концентрациясе нибары «уннан ике ярым борын» тәшкил итә.

Чүптән яңа сыгып алынган «сок»

Җиһазлану дәрәҗәсе буенча эре химия предприятиеләрендә кулланыла торган системалар белән чагыштырырлык локаль чистарту корылмалары «Восточный» полигонының тагын бер мөһим үзенчәлеге булып тора. Алар полигон эчендә барлыкка килгән сыеклыкны – фильтратны тулысынча чистартуны тәэмин итә.

Калдыкларның үз авырлыгы һәм махсус техника тәэсире астында чүп тыгызлана. Нәтиҗәдә калдыклардан фильтрат – «сок» бүленеп чыга. Торбаүткәргечләр системасы буенча ул махсус тупланма-буага агып төшә. Буадан фильтрат чистарту корылмаларына җибәрелә.

Фильтратны чистарту законнарның мәҗбүри таләбе булып тора: эшкәрткәннән соң су балык хуҗалыгы билгеләнешендәге су нормативларына туры килергә, ягъни балык үрчетү өчен куркынычсыз булырга тиеш.

Чистарту процессы алты эзлекле этап аша уза һәм мондый төр полигоннар арасында иң заманчалардан санала. Башта фильтрат химик чистартуга дучар ителә, аннары биологик – махсус реакторларда, анда микроорганизмнар пычраткыч кушылмаларны тарката һәм оксидлаштыра. Шуннан соң чистартылган су ләмнән аерыла һәм мембраналы модуль блокларга керә.

Алдагы этап – озонлаштыру, аннары кварцлы ком һәм активлаштырылган күмер кулланып сорбция фильтрациясе. Шуннан соң су кире осмос системасы һәм ультрашәмәхә белән зарарсызландыру системасы аша уза. Соңыннан билгеләнгән нормативларга туры килә торган чистартылган су алалар.

Чистартылган суның бер өлеше турыдан-туры предприятиедә техник ихтыяҗлар өчен кулланыла, калган күләме Водоканал системасына тапшырыла.

Канатлы сак хезмәте

Полигон аэропортның очыш зонасында урнашканга күрә, орнитологик куркынычсызлыкка биредә аерым таләпләр куела. Кошларны куркыту өчен берьюлы берничә ысул кулланыла.

Беренче ысул – акустик ысул. Техник корылмаларда колонкалар урнаштырылган, алар вакыт-вакыт кабызыла һәм яралы кош тавышларын трансляцияли. Икенче ысул – махсус сигнал патроннары һәм тагын бер чара – газ тутырыла торган күк күкрәүле пушка.

Элеккечә, тере ерткыч кош иң нәтиҗәле яклау булып санала. Полигонны ике карчыга-көртлек саклый. Аларның берсен – Трифон кушаматлы карчыганы – журналистлар эш вакытында очратты.

«Полигоннарда тереклек итүче кошлар, беренчедән, төрле инфекцияләр таратучы булып тора. Икенчедән, һәм бу иң мөһиме, безнең полигон аэродромның алтынчы очып килүче зонасында урнашканга, кошлар өерләре һава суднолары өчен реаль куркыныч тудыра. Без орнитологик тикшерү уздык һәм тулы бер чаралар комплексын кулланабыз. Ләкин вакыт узу белән кошлар андый чараларга ияләшәләр. Ә менә ерткыч кошларны алар игътибарсыз калдыра алмый. Генетика буенча аларда ерткычтан курку хисе бар. Алай гына да түгел, гади кош аны ике километрга кадәр ераклыкта күрә ала», - дип билгели белгеч.

Һәр өч сәгать саен орнитолог кош белән полигонны урап узарга чыга. Гадәттә мондый маршрут бер сәгать чамасы вакытны ала. Тагын өч сәгатьтән соң белгеч икенче карчыганы ала – мондый сәяхәт  шулай көн дәвамында чиратлаша.

Әлегә карчыгалар яшь, аларга нибары ярты ел. Шул ук вакытта хезмәт өчен кулланыла торган ерткычлар, үзләренең ерткыч кош булуларына карамастан, вак кошларга һөҗүм итмиләр, аларны куркыталар гына.

Исегезгә төшерәбез, 52 мең квадрат метр мәйданлы полигонның беренче картасы 2017 елның маеннан 2020 елның декабренә кадәр гамәлдә булды. Бу вакыт эчендә ул 1,3 миллион тонна калдык кабул иткән, ә хәзер исләрне бетерү өчен туфрак белән изоляцияләнгән. Анда 80-98% чистарту дәрәҗәсе булган биофильтрлар урнаштырылган пассив дегазация системасы эшли. Бөтен объектны рекультивацияләгәннән соң, хуҗалык ихтыяҗлары өчен суырыла торган газны кулланып, актив дегазация каралган.

Барлык яңалыклар