Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.02.2024, 13:17

Казанда мартның өченче декадасында язгы ташу фаразлана

Язгы ташуга әзерлек буенча киңәшмәне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәрде

Фото: Денис Гордийко

Быел Казанда язгы ташу мартның өченче декадасында – апрельнең беренче декадасында фаразлана. Бу чорда шәһәрнең су басуга каршы комиссиясе һәм район администрацияләре хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе кизү торачак. Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров язгы ташуга әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Ул район башлыкларына, подрядчы оешмаларга һәм идарәче компанияләргә торак массивлардан җыелган карны чыгаруны көчәйтергә, авыш түбәләрне боздан чистартырга, шулай ук халыкка гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат бирүне активлаштырырга кушты.

Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Сергей Чанкин сөйләвенчә, су басу ситуациясе карның эрү интенсивлыгына бәйле булачак – хәзер һава температурасында плюс һәм минус чиратлашуы күзәтелә, шулай ук март аенда явым-төшем фаразлана.

Аның сүзләренчә, бу язда су басу зонасына гомуми мәйданы 12,6 кв.км булган шәһәр территорияләре эләгә, аларда 386 йорт урнашкан, һәм 1223 кеше яши. Башлыча хәвеф зонасына шәхси сектор йортлары эләгә.

«Шәһәр территориясендә температура кискен күтәрелсә, Борисоглебск, Сухая река, Савиново, Красная горка, Ягодная бистәсе, Салмачы, Первомайск, Мирный, Царицыно, Карьер, Әки, Кече Клыки, Колсәет, Вознесенское, Константиновка, Самосырово кебек торак массивларда су басулар булырга мөмкин», – дип җиткерде Сергей Чанкин.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов язгы су басуга әзерлек көздән башлануын билгеләп үтте. Брикетный поселогында канауны җентекләп чистарту һәм тирәнәйтү эшләре башкарылган. Хәзер Сухая елгасын көн саен тикшерәләр, торак массивлардан кар чыгару буенча эш көчәйтелгән, халыкка мәгълүмат бирү һәм су басу урыннарын даими мониторинглау үткәрелә. Шулай ук Фәнис Нурмөхәммәтов гадәттән тыш хәлләр очрагында районнарда яшәүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты билгеләнгәнлеген җиткерде.

Отар поселогында Центральная урамының йөрү өлешен ремонтлау һәм су агызу җайланмасы ярдәмендә Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче 4,2 мең кеше өчен су басу куркынычы янамый башлаган. Администрация башлыгы Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, Салмачыда, Первомайскийда, Иске Горкида һәм Кукушкинода территорияләрне куе үсентеләрдән һәм вак агач тамырларыннан чистартканнар, су агызу канауларын киңәйткәннәр. Хәзер Әмәт, Салмачы, Отар поселокларыннан кар актив чыгарыла, 20 дән артык поселокта яңгыр суларын кабул итү җайланмалары һәм торба башлары ачылачак.

«Язгы чорга 41 берәмлек су суырткыч җайланмасы, 1020 метр җиңсә һәм шланг, ком тутырылган 280 капчык һәм 40 трап әзерләнгән. Шулай ук өстәмә җиһазлар – биш генератор һәм алты җылылык пушкасы бар», – дип хәбәр итте Альберт Салихов.

Су басу мәсьәләләре буенча казанлылар район администрациясенә һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала:

• Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
• +7(843)223-22-33
• Вахитов һәм Идел буе районнары
• +7(843)223-21-11
• Киров һәм Мәскәү районнары
• +7(843)223-29-99
• Совет районы
• +7(843)223-20-00
• Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте
• +7(843)223-23-50

Киров районында су басу куркынычы Ягодная бистәсе, Игумново, Красная Горка поселокларына кагылырга мөмкин. Район администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, су басуга әзерлек инде башланган. 2022 елда насос суырту станциясе төзелүе нәтиҗәсендә Идел буе урамындагы иң куркыныч участокларның берсендә су басу куркынычы минимумга кадәр киметелгән.

«Су басу очрагына районнарның юл хезмәтләре 124 берәмлек махсус техника, кар суларын суырту өчен 8 мотопомпа әзерләгән, кирәк булган очракта су басу нәтиҗәләрен бетерүгә 127 юл эшчесен җәлеп итәчәкләр. Моннан тыш, идарәче компанияләрдә 100 кешегә 38 мобиль бригада оештырылган, 22 махсус техника берәмлеге, 110 трап, 31 су суырту насосы, 17 бензин мотопомпасы, 298 комлы капчык бар», – дип хәбәр итте Сергей Миронов.

Белгечләр Совет районының Вертлевка, Нокса һәм Киндерле елгалары буендагы төп проблемалы участокларны тикшергәннәр. Район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләвенчә, волонтерлар 186 проблемалы участокны рәткә китергән: 14 буаны бетергәннәр һәм 256 ауган агачны алганнар. Шулай ук узган ел Киндерле аша сузылган күпер реконструкциясе нәтиҗәсендә бу язгы сезонда Шоссе, Раздольная, Степная урамнарын су басу куркынычы кимиячәк.

«Мартта 1049 метр канау казу, 547 куб метр кар суын суырту һәм 478 метр су үткәрү торбаларын юдырту планлаштырыла. Әлеге эштә безгә ел саен волонтерлар һәм «Шәһәр күперләре» МУП ярдәм итә: 102 кешедән торган 25 эшче төркем эшли. Бу сезонда 35 берәмлек техника елга үзәннәрен җимерекләрдән чистартачак, 46 берәмлек махсус җиһазны кулланачакбыз», – дип хәбәр итте Роман Фәтхетдинов.

Шулай ук Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасары Игорь Куляжев, Искәндәр Гыйниятуллин, Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин үз бүлекчәләренең эше турында сөйләделәр.

Ахырда Рөстәм Гафаров барлык шәһәр объектлары язгы ташу чорына тулысынча әзер булырга тиешлеген ассызыклады. «Барлык бүлекчәләрдән эшне тиешенчә оештыруларын сорыйм», – дип йомгаклады ул.

Фоторепортаж
Рөстәм Гафаров язгы ташуга әзерлек буенча киңәшмә үткәрде
Барлык яңалыклар

Казанда мартның өченче декадасында язгы ташу фаразлана

Фото: Денис Гордийко

Быел Казанда язгы ташу мартның өченче декадасында – апрельнең беренче декадасында фаразлана. Бу чорда шәһәрнең су басуга каршы комиссиясе һәм район администрацияләре хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе кизү торачак. Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров язгы ташуга әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Ул район башлыкларына, подрядчы оешмаларга һәм идарәче компанияләргә торак массивлардан җыелган карны чыгаруны көчәйтергә, авыш түбәләрне боздан чистартырга, шулай ук халыкка гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат бирүне активлаштырырга кушты.

Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Сергей Чанкин сөйләвенчә, су басу ситуациясе карның эрү интенсивлыгына бәйле булачак – хәзер һава температурасында плюс һәм минус чиратлашуы күзәтелә, шулай ук март аенда явым-төшем фаразлана.

Аның сүзләренчә, бу язда су басу зонасына гомуми мәйданы 12,6 кв.км булган шәһәр территорияләре эләгә, аларда 386 йорт урнашкан, һәм 1223 кеше яши. Башлыча хәвеф зонасына шәхси сектор йортлары эләгә.

«Шәһәр территориясендә температура кискен күтәрелсә, Борисоглебск, Сухая река, Савиново, Красная горка, Ягодная бистәсе, Салмачы, Первомайск, Мирный, Царицыно, Карьер, Әки, Кече Клыки, Колсәет, Вознесенское, Константиновка, Самосырово кебек торак массивларда су басулар булырга мөмкин», – дип җиткерде Сергей Чанкин.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов язгы су басуга әзерлек көздән башлануын билгеләп үтте. Брикетный поселогында канауны җентекләп чистарту һәм тирәнәйтү эшләре башкарылган. Хәзер Сухая елгасын көн саен тикшерәләр, торак массивлардан кар чыгару буенча эш көчәйтелгән, халыкка мәгълүмат бирү һәм су басу урыннарын даими мониторинглау үткәрелә. Шулай ук Фәнис Нурмөхәммәтов гадәттән тыш хәлләр очрагында районнарда яшәүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты билгеләнгәнлеген җиткерде.

Отар поселогында Центральная урамының йөрү өлешен ремонтлау һәм су агызу җайланмасы ярдәмендә Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче 4,2 мең кеше өчен су басу куркынычы янамый башлаган. Администрация башлыгы Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, Салмачыда, Первомайскийда, Иске Горкида һәм Кукушкинода территорияләрне куе үсентеләрдән һәм вак агач тамырларыннан чистартканнар, су агызу канауларын киңәйткәннәр. Хәзер Әмәт, Салмачы, Отар поселокларыннан кар актив чыгарыла, 20 дән артык поселокта яңгыр суларын кабул итү җайланмалары һәм торба башлары ачылачак.

«Язгы чорга 41 берәмлек су суырткыч җайланмасы, 1020 метр җиңсә һәм шланг, ком тутырылган 280 капчык һәм 40 трап әзерләнгән. Шулай ук өстәмә җиһазлар – биш генератор һәм алты җылылык пушкасы бар», – дип хәбәр итте Альберт Салихов.
Су басу мәсьәләләре буенча казанлылар район администрациясенә һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

+7(843)223-22-33

Вахитов һәм Идел буе районнары

+7(843)223-21-11

Киров һәм Мәскәү районнары

+7(843)223-29-99

Совет районы

+7(843)223-20-00

Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте

+7(843)223-23-50