2 км озынлыктагы участокта асфальтның өске катламы салыначак, тротуарлар һәм яңгыр канализациясе ремонтланачак.
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте
17 мең кв. метрдан артык мәйданлы юлның өске катламын югары ныклы асфальт-бетон белән каплыйлар. Эшчеләр шулай ук 5 мең кв. м мәйданлы тротуарларны ремонтлаячак, 2600 погон метр юл һәм 2500 погон метр тротуар борт ташын алыштырачак. Моннан тыш, яңгыр канализациясен ремонтлау планлаштырыла.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен 135 юл билгесе урнаштырырга, билгеләр куярга, яктыртуны тоташтырырга һәм 7 тукталыш павильонын җиһазландырырга кирәк.
Бүгенге көндә юл эшчеләре асфальтны сүтеп, нигезен алыштырдылар, ә аның өске катламына 2,5 мең кв. м мәйданлы асфальт-бетон салдылар. Шулай ук 200 погон метрлы борт ташлары урнаштырдылар, 100 кв. м мәйданлы тротуар астына комнан нигез салдылар. Эшләр якынча 20% ка башкарылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Отардагы ремонт «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барыла. Быел ТР башкаласы урамнарының 12 участогында эшләр башкарылачак. Бу максатларга 1 млрд сум бүлеп бирелгән.