Казанның Вахитов районында 2025 ел башында беренче төньяк коллекторның авария хәлендәге участогында эшләр тәмамланачак. «Водоканал» МУП белгечләре яңа торба үткәргеч салдылар һәм камераларны коруга керештеләр.
Коллекторны төзекләндерү диаметры 10 см булган 200 метрдан артык торба үткәргечне алыштыруны, шулай ук ике технологик камера урнаштыруны үз эченә ала. Барлык эшләр дә абонентлар өчен су агызу хезмәтләрен күрсәтүне туктатмыйча башкарыла, дип хәбәр иттеләр предприятие матбугат хезмәтендә.
1954 елда төзелгән төньяк коллектор 141 күпфатирлы һәм 42 шәхси йортның, шулай ук 10 социаль объектның һәм Вахитов районының 290 административ бинасының агынтыларын ташырга мөмкинлек бирә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Короленко һәм Гагарин урамнарында «Водоканал» МУП хезмәткәрләре 160 мм диаметрлы һәм ике метрдан артык озынлыктагы үзйөрешле канализация коллекторының торба үткәргечен
алыштырганнар. Туфрак суларының югары дәрәҗәдә булуы сәбәпле, участокта авария-торгызу эшләре энә сөзгечләре белән суны киметү технологиясен кулланып алып барылды.