В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык хасил була
Иртәгә төнлә Татарстанда урыны белән бераз кар явачак. Республиканың кайбер районнарында томан булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән температура -2..-7 градус булачак, көндез 0..-4 градуска кадәр җылына. Юлларда бозлавык хасил була.
Казанда алдагы тәүлектә карлы болытлы һава көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр. Термометр баганалары төнлә -2 дән -4 кә кадәр, ә көндез 0..-2 градус күрсәтәчәк. Шәһәрлеләрне юлларда бозлавык турында кисәтәләр.
Чәршәмбе көнне, 5 февральдә, Татарстанда атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр акрынлап тукталачак, ә температура төшүен дәвам итәчәк. Төнлә һәм иртән 4-9 градус салкын, ә көндез 0..-5 градус булыр, дип көтелә.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә республикада явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән -11..-16 градуска кадәр, 7 февральдә – -14..-19 градуска кадәр суытачак. Көндез -4..-9 градуска кадәр җылыта.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, шимбә көнне явым-төшемсез салкын һава сакланачак. Төнлә һаваның минималь температурасы -14..-19 градус тәшкил итәчәк, көндез -4 тән -9 градуска кадәр салкын булыр, дип көтелә.