Казанлыларның чүп савыты мәйданчыкларында чүп өемнәренә шикаятьләр саны биш тапкырга кимегән — 2024 елда 3420 шикаять булган, ә быел — 646 шикаять. Мондый нәтиҗәләргә шәһәр мэры Илсур Метшинның чүп савыты мәйданчыкларын карап тотуга өстәмә финанслау бүлеп бирү карары нәтиҗәсендә ирешелде. Бүген ТР башкаласы Башкарма комитеты бистәләрдә ККК җыю өчен 406 урынның чисталыгын күзәтә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Узган ел бистәләрдә 26 чүп савыты мәйданчыгы төзекләндерелгән. 2025 елда 21 урынны төзекләндерү планлаштырыла, анда эшләр инде алып барыла. «Узган ел без 26 мәйданчык ясадык – бу төзекләндерү генә түгел, ә бөтенләй яңа төзелеш. Ул искиткеч күренә, уңайлы һәм бик кирәкле. Быелдан башлап без аларны карап тотарга, акча бүлеп бирергә планлаштырабыз һәм шулай ук бу акчаларны 2026 ел бюджетына кертүгә ирешәчәкбез. Бу шулай ук төзекләндерү – шәһәрнең чисталыгы, аңа шәһәр халкы үзләре ияләшә һәм башкала кунаклары билгеләп үтә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Төбәк операторы шулай ук шәһәр бистәләрендә чүп-чарны чыгаруны яхшырту буенча ныклап эш алып бара. «Бу безнең уртак нәтиҗә, әмма эш һәрвакыттагыча күп», — дип өстәде Татарстан Республикасы башкаласы башлыгы.