Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2023, 09:01

Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча планлаштырылган эшләрнең яртысын башкардылар

Эшчеләр 307 йорт территориясен яңартуга кереште

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль). Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарылган эшләрнең гомуми проценты быел 54,9% тәшкил итә. Эшләр 238 ишегалды территориясендә җәелдерелгән, 69 ында тулысынча тәмамланган, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.

Беренче эшләр 4 нче апрельдә башланды, ә төзелеш сезоны тәмамланганчы барлык ишегалларын 1 нче ноябрьгә кадәр төзекләндерү планлаштырыла. Шулай итеп, бүгенге көндә 69 йорт яңартылган, 238 ендә эшләр башкарыла, ә 166 сында төзекләндерү эшләре башлануы көтелә. Программа буенча юллар һәм тротуарлар ремонтлана, эскәмияләр һәм урналар, яктырткычлар, балалар һәм спорт җиһазлары урнаштырыла, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары белән контейнер мәйданчыклары җиһазландырыла. Бу максатларга быел 2,8 млрд сум каралган.

Исегезгә төшерәбез, программа буенча өч ел эчендә 1,3 меңнән артык күп фатирлы йортның территорияләре яңартылды, аларның гомуми мәйданы 2 млн кв.м. Узган елда эшләр 530 мең кв.м асфальт-бетон белән капланган 466 йорт территориясендә башкарылды. 2,9 мең терәкле светодиодлы яктырткычлар һәм 2 мең кечкенә архитектура формасы урнаштырылды, 5 мең яңа машина кую урыны барлыкка килде. Гомумән алганда, өч ел эчендә яхшыртулар 300 меңгә якын шәһәр кешесен колачлаган.

Йортлар нормативларга гына түгел, ә халыкның теләкләренә дә туры килсен өчен оештыру мәьсәләләре буенча җыелышлар үткәрелә. Аларда проект, дизайн һәм башка нюанслар турында фикер алышалар. Быелгы программа кысаларында 548 җыелыш үткәрелде. Өстәвенә, казанлылар үзләренең искәрмәләрен «Безнең ишегалды» рәсми порталында кайнар линия ярдәмендә дә калдыра ала.

Быел Казанда төзекләндерергә планлаштырылган ишегалларының тулы исемлеге белән KZN.RU порталының махсус бүлегендә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар