Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2018, 14:16

Казанда шәһәрнең хатын-кызлар консультацияләренең иң борынгысы беренче тапкыр капиталь төзекләндереләчәк

45 еллык медучреждение Идел буе районының 32 мең хатын-кызына хезмәт күрсәтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Алсу Сафина). Казанда Даурия ур., 16а адресы буенча урнашкан 6 номерлы хатын-кызлар консультациясендә капиталь төзекләндерү эшләре башлана. Капиталь төзекләндерү төзелгәннән бирле ремонтлау эшләре күрмәгән медучреждениенең 45 еллыгына зур бүләк булачак. Медучреждение Идел буе районының 32 мең хатын-кызына хезмәт күрсәтә. Башкарылачак эшләр күләме белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.

6 номерлы хатын-кызлар консультациясе биш катлы йортның беренче катында урнашкан һәм 1973 елдан 700 кв.м. мәйданда эшли. Хатын-кызлар консультацияләре арасында ул иң искесе.

Хәзер биредә тәрәзәләр, вентиляция системасы, янгын сигнализациясе системасы алмаштырылачак, эчке отделка ясала һәм бүлмәләр үзгәртелә – тыгыз холлны киңәйтергә, пациентлар өчен ял итү зонасы ясарга, барлык кабинетларны һәм операция ясау бүлмәсен санитар нормаларга туры китерергә планлаштырыла. Медицина университеты клиникасының баш табибы Илнур Шәрәфетдинов аңлатканча, моңа берничә бүлмәне берләштереп ирешеп булачак. Шул ук вакытта җылылык белән тәэмин итү системасын, су белән тәэмин итү системасын, канализацияне яңарту кирәк түгел, чөнки йортта 2011 елда капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган.

Казан Мэры хатын-кызлар консультациясенең бүлмәләрен карап чыкты. Ремонт эшләре этаплап башкарылачак. Бу эшләр барышында пациентларны кабул итүне туктатмас өчен эшләнә.

Учреждение бер сменага 110 планлы кабул итү өчен каралган. Консультация барлыгы 31 мең 646 хатын-кызга амбулатор акушер-гинекологик ярдәм күрсәтә. Консультациядә 8 акушер-гинекологик участокта 14 табиб эшли.

6 номерлы хатын-кызлар консультациясе мөдире Миләушә Мусина шәһәр башлыгына сөйләгәнчә, аларга инде өченче буын пациентлар килә. “Быел әбиләрне дә, әниләрне дә, оныкларны да шатландыра алырбыз, дип өметләнәм, - диде Илсур Метшин. – Сырхауханәләрне ясадык, ә хатын-кызлар консультацияләре өстебездә калган бурычыбыз булып тора. Теләк бар иде, чараларыбыз булмады. Быел 5 хатын-кызлар консультациясен төзекләндерербез, дип уйлыйм”.

Искәртергә кирәк, быел капиталь төзекләндерү эшләре шәһәрнең 19 медучрежденисендә ясалачак. Хатын-кызлар консультацияләреннән кала, балалар һәм шәһәр сырхауханәләре, шулай ук республиканың махсуслаштырылган учреждениеләре сырхауханәләре тәртипкә китереләчәк.

Азакта Казан Мэры Илсур Метшин Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобовка консультация территориясен төзекләндерү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев, “ЛестаСтрой” ҖЧҖ подрядчы оешма директоры Ренат Хәйруллин, “ПЦ Град” ҖЧҖ проеклаучы оешма директоры Олег Шипилов һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
Казанда 6 номерлы хатын-кызлар консультациясендә капиталь төзекләндерү эшләре башлана
Видеорепортаж
03.07.2018 13:32
И.Метшин капиталь төзекләндерү эшләре алдыннан 6 номерлы хатын-кызлар консультациясен карап чыкты
Барлык яңалыклар