В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр ярдәмен шәһәр халкы кайнар линия телефоны аша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 6-нчы апрельдән ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге гражданнарны читтән торып кабул итүне яңарта.
Белгечләр ярдәмен шәһәр халкы кайнар линия телефоны аша алачак: +7(843)236-29-97. Консультацияләрне үзәкнең башкарма директоры Дмитрий Романов 9.00-дән 18.00-гә кадәр үткәрәчәк.
Теләүчеләр шулай ук obcontrolrt@mail.ru электрон почтасы аша алдан язылып, Skype буенча үзәк хезмәткәрләре белән киңәшләшә алачак. Шул ук почтага шәһәр халкының торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча башка мөрәҗәгатьләре дә кабул ителә.
Моннан тыш, үзәк хезмәткәрләре республика халкы өчен социаль челтәрләрдә туры эфирда торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча ликбез үткәрә, дип хәбәр итә ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге матбугат хезмәте.