Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2025, 15:02

Казанда Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Чара Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров рәислегендә узды

21 майда Казан Башкарма комитетының зур залында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә «Халык контроле» системасында һәм кире элемтә платформасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада Казан шәһәре ИКМО администрацияләре һәм структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук тематик категориядәге модераторлар – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре катнашты. Киңәшмәнең төп максаты гражданнарның цифрлы кире элемтә каналлары аша килгән мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Агымдагы елның 4 аенда Казан шәһәре Башкарма комитетына төрле чыганаклардан гражданнардан 26 557 мөрәҗәгать кергән. Алдагы еллардагы кебек үк, иң күп мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша кергән – 13 784 мөрәҗәгать. Кире элемтә платформасы аша Казан шәһәре Башкарма комитетына 4 737 мөрәҗәгать кергән. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле (2012 елның апреленнән) Башкарма комитетка 324 954 мөрәҗәгать кергән, мөрәҗәгатьләр карарының % ы 89,4% тәшкил иткән (21.05.2025).
Барлык яңалыклар