В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мәшгульлек үзәкләренә 32 мең кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 26 меңнән артыгы эшсез статусын алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Ксения Швецова). Июнь ахырына эш эзләп, Казан мәшгульлек үзәкләренә 32 мең кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 26 меңнән артыгы эшсез статусын алган. Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында шуңа бәйле рәвештә хезмәт базарындагы вәзгыятьне күзәтеп барырга һәм шәһәр оешмалары белән тыгыз эшләргә кушты. «Бүген Казанда 15 мең буш вакансия бар, бу сан артачак, дип уйлыйм. Даими рәвештә кулны пульста тоту һәм безнең предприятиеләр белән эшләү, шәһәрлеләргә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү мөһим», - диде шәһәр башлыгы.
Эшсез казанлыларның балаларына 12 млн сум күләмендә өстәмә түләүләр бирелгән
Июнь ахыры мәгълүматлары буенча теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе эш көчләре санының 4,1%-ын тәшкил итте, узган ел әлеге күрсәткеч бердән кимрәк иде, дип хәбәр итте Казан халкының мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова. Россиянең күп кенә шәһәрләре коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә барлыкка килгән эшсезлекнең шактый артуын билгеләп үтә. Казан да искәрмә булып тормый - әгәр беренче квартал нәтиҗәләре буенча эш эзләү үзәкләренә 4 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итсә, июнь ахырына мөрәҗәгатьләр саны 32 меңгә кадәр арткан.
Мартта эшсезлек буенча пособиеләрнең максималь күләме 1,5 тапкырга арттырылды - 8 меңнән 12 мең 130 сумга кадәр, дип искәртте Г.Филиппова. Казанда 1-нче июньгә пособиене 21 мең кеше алган, шуларның 7 мең яки 33%-ы эшләрен 1-нче марттан соң югалткан һәм максималь пособие алган.
«Гражданнарның яртысыннан артыгы минималь пособие ала. Бу әлеге чорда безгә элек эшләмәгән яки рәсми эш урыны булмаган гражданнар да мөрәҗәгать итә башлавы турында сөйли, - дип билгеләде Г.Филиппова. - Шулай ук алар арасында хезмәт стажында зур тәнәфес булган гражданнар һәм яшь белгечләр бар».
1-нче марттан соң эштән чыгарылганнарга апрельдән алып июньгә кадәр 12 мең 130 сум түләүдән тыш, 18 яшькә кадәрге һәр баласы өчен 3 мең сум түләнгән. Казанда, Г.Филиппова сүзләренчә, бу өстәмә түләүне 3738 балага 2771 эшсез граждан алган, балаларга түләүләр суммасы 12 млн сумнан артып киткән.
Социаль программаларның эш вакыты озайтылды - РФ Хөкүмәте кабул иткән карар нигезендә эшсезлек буенча пособие май-июль өчен 4,5 мең сумга кадәр, ә 1-нче марттан соң эшсез дип танылган эшмәкәрләр өчен 1-нче октябрьгә кадәр 12130 сумга кадәр арттырылды. Моннан тыш, балалары булган эшсезләрнең пособиеләренә һәр балигъ булмаган балага 3 мең сум өстәп түләнәчәк.
Әлеге программалар халыкка зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләде Казан Мэры. «Соңгы мөрәҗәгатьтә илебез Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә хезмәт базарын 2021 елга торгызу бурычын куйды. Дәүләт предприятиеләрне төрле ярдәм чаралары ярдәмендә үз персоналын саклап калырга стимуллаштыра, - диде И.Метшин. - Әмма, кызганычка каршы, ябылган предприятиеләр бар. Эшсез калган шәһәр халкына эшсезлек буенча пособиеләр, балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелә. Болар барысы да Казан гаиләләренә яңа эш тапканчы азрак ярдәм итәчәк».
«Россиядә - эш» порталында 19,7 меңнән артык кеше теркәлгән
9-нчы апрельдән гражданнар «Россиядә - эш» порталы аша эшсез сыйфатында теркәлүгә гариза бирә. Аңа барлыгы 19 мең 785 гариза килгән, дип хәбәр итте Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы. Апрель ахырыннан шулай ук ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризалар кабул итү функционалы эшләтеп җибәрелде, анда гражданнарның 7376 гаризасы керде. «Эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан дистанцион режимда эшли башлаганнан бирле 27 меңнән артык гариза әзерләнде, алар тәкъдим итү көнендә карала», - дип билгеләп үтте спикер.
Көн саен мәшгульлек хезмәте буш вакансияләрне ачыклау буенча мониторинг үткәрә. Бүген, Г.Филиппова сүзләренчә, штукатур, маляр, ташчы, пешекче, троллейбус йөртүче, полиция, инженер кебек белгечлекләр буенча иң зур ихтыяҗ күзәтелә. Бүгенге көндә шәһәрдә җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә 15 мең буш вакансия бар.
Апрель башыннан шәһәрнең 300 предприятиесе эшчеләрне эштән чыгару, шулай ук эш режимнарын үзгәртү турында белешмәләр бирде, бу оешмаларның 20-нче майга туры килгән читтән торып эшләү режимына күчү фактын ачыкларга мөмкинлек бирде. Бүгенге көнгә «Россиядә - эш» порталында 2 меңгә якын эш бирүче теркәлгән, бу шәһәрнең хуҗалык субъектлары санының 3,3%-ын гына тәшкил итә. «Бу безгә эш бирүчеләрне порталда теркәлүгә активрак җәлеп итәргә кирәклеге турында сөйли», - дип ассызыклады Мәшгульлек үзәге җитәкчесе.
Шулай ук балигъ булмаганнарның мәшгульлеге дә аерым әһәмияткә ия, дип өстәде спикер. «Яшүсмерләр белән шөгыльләнү - яшүсмерләрнең күзәтүчесез калуларын һәм хокук бозуларын профилактикалауның нәтиҗәле чарасы, шулай ук авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм», - дип билгеләде ул.
«Әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотуыгызны, хезмәт базарындагы вәзгыятьне күзәтүегезне сорыйм», - дип шәрехләде И.Метшин. «Шулай ук җәйге чорда яшүсмерләрне, балаларны эшкә урнаштыруга игътибар итәргә кирәк. Пандемия безнең мөмкинлекләрне чикләүгә карамастан, бу эшне игътибарсыз калдырырга ярамый», - дип йомгаклады Мэр.