Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2023, 11:43

Казанда 162 йорт капиталь ремонтланган – бу быелгы программаның 96% ы

Шәһәр Мэры Г.Камал урамындагы яңартылган 45 нче йортны карады, анда яшәүче ханым Илсур Метшинга эш алып баруны сорап мөрәҗәгать иткән иде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь, Юлия Летникова). Татарстан башкаласында 2023 елга йортларны капиталь ремонтлау программасын 96% ка үтәделәр. Бүгенге көндә эшләр 162 объектта тәмамланган, аларның берсендә – Г.Камал урамындагы 45 нче йортта – Казан Мэры Илсур Метшин булды. Ул 2021 елда шәһәр башлыгына бу йортта капиталь ремонт үткәрүне сорап мөрәҗәгать иткән ханым – йорт буенча җаваплы кеше Фролова Людмила Васильевнаның кызы белән очрашты.

Г.Камал урамындагы 45 нче йорт 1966 елда төзелгән, анда ярты гасырдан артык капиталь ремонт үткәрелмәгән.

«Иске шәһәр» территориясе префекты Айрат Фәизов сөйләвенчә, җәй көне йортның фасады яңартылган һәм электрика алыштырылган, подъездлар ремонтланган. Элегрәк җылыту, су белән тәэмин итү һәм су чыгару системаларында эшләр башкарылган, түбә яңартылган, яңа җылыту приборлары һәм сөлге киптергечләр урнаштырылган. Яхшыртулар 175 кешегә кагылган, аларның күбесе – пенсионерлар.

Светлана Фролова Илсур Метшинга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Әни сезнең белән очрашырга бик теләде, ләкин салкын тиде, кәефе төште. Сезгә зур рәхмәт әйтүемне сорады, рәхмәт сүзләрен язып бирде», – дип мөрәҗәгать итте ул Казан Мэрына.

«Без аның белән шәхси кабул итүдә сөйләштек, ул – молодец. Әниегезгә рәхмәт, аның кебек энтузиастлар шәһәрне тота да инде. Ул нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген белә. Мин: «Эшне тәмамлагач, һичшиксез очрашырбыз», – дидем», - диде Мэр. Ул Светлананың әнисенә үткән туган көне уңаеннан котлаулар һәм өйдәге җаваплы кеше буларак рәхмәт хаты тапшырды. «Тизрәк сәламәтләнсен. Аңа рәхмәт сүзләремне җиткерегез», - диде Илсур Метшин.

Г.Камал урамындагы 45 нче йорт каршында муниципаль участок урнашкан, анда сквер барлыкка киләчәк. Төзекләндерүне киләсе елның көзендә тәмамларга планлаштыралар. Эшләрне «Новастрой» төзелеш компаниясе башкарачак – ул күршедә торак комплекс төзи. 3,5 мең кв. м мәйданлы участокта ял итү зонасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнашачак. Скверда таганнар, өстәлләр һәм гамаклар, шезлонглар һәм эскәмияләр, тренажерлар куелачак. Шулай ук территориядә тал, каен, миләш, алма, сирень, балан утыртылачак. Бу хакта компания директоры Денис Самарин хәбәр итте.

«Без капиталь ремонт ясадык, киләсе этап – скверны төзекләндерү. Йортта бик күп өлкән яшьтәге кешеләр, яшь гаиләләр һәм балалар яши. Сквер микрорайонда яшәүчеләргә яхшы бүләк булачак. Яңа паркта очрашканчы!», – диде Мэр.

Шәһәр башлыгы Светлана Фроловага тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итте: «Әниегезгә тизрәк савыгуын телибез. Киләсе елда скверда очрашырбыз», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, быел капиталь ремонт 208 йортны үз эченә алды. Аларның 54 ендә 158 лифт алыштырылачак, 80 бинада түбә яңартылачак, тагын 47 сендә – фасад. Шулай ук 66 йортта җылыту челтәрләре ремонтланачак, икесендә янгыннан саклану системасы алыштырылачак. Бүгенге көндә 162 объектта эшләр тәмамланган, шуларның 83 ендә дәүләт комиссиясе үткәрелгән.

Торак капиталь ремонтлау программасы белән «Безнең ишегалды» республика программасы синхронлаштырыла. Быел шулай ук 19 йортта яшәүчеләр төзекләндерелгән ишегалдылы булачак.

Капиталь ремонтның өч еллык программасы буенча 2025 елга кадәр ТР башкаласының торак фондының 528 объектын 7 млрд сумнан артык гомуми суммага яңарту планлаштырыла. Узган өч еллык программа буенча Казанда 729 йорт капиталь ремонтланган. Бүгенге көндә шәһәрдә торак фондының 66,5% ы яңартылган.

Яңартылган йортны шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов һәм «Иске шәһәр» идарәче компаниясе директоры Любовь Жукова карады.

Фоторепортаж
Шәһәр Мэры Г.Камал урамындагы 45 нче йортны капиталь ремонтлауны бәяләп кайтты
Видеорепортаж
22.09.2023 10:53
Шәһәр Мэры Г.Камал урамындагы 45 нче йортны капиталь ремонтлауны бәяләп кайтты
Барлык яңалыклар