Балалар залында китап шкафлары җыелган һәм стеналарда бизәкләр барлыкка килгән, ә өлкәннәр зонасы өчен дизайнерлар стеналарны бизәү өчен төсләр сайлыйлар.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Казанның Баруди урамындагы 27 нче номерлы китапханәсендә тиздән ремонт эшләре тәмамланачак. Эчендә зур үзгәрешләр башкарылган: балалар залында китап шкафлары җыелган, стеналарда бизәкләр барлыкка килгән. Өлкәннәр бүлегендә эшчеләр җиһазлар җыялар, ә дизайнерлар стеналарны бизәү өчен төсләрне сайлыйлар.
Китапханә тышкы яктан да үзгәрә: аның фасады күршедәге музыка мәктәбе стилистикасында яңартыла. Фасадында танылган әдәбият классикларының портретлары сурәтләнгән, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов үзенең Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, Баруди урамындагы китапханә бинасы 1989 елда төзелгән. Бу вакыт эчендә биналар бер тапкыр да яңартылмаган. Ремонт узган ел башланды, аны 1 нче июньгә тәмамларга планлаштыралар. Реконструкциядән соң китапханә шәһәрдә яңа стандарт буенча модернизацияләнгән өченче учреждение булачак. Китаплар белән традицион киңлекләрдән тыш, китапханәдә конференцияләр залы, винил пластинкалар белән медиатека, кафетерий, балалар өчен уку зонасы, шулай ук ана һәм бала бүлмәсе булдырылачак.
Февральдә эш барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайткан иде. Ул билгеләп үткәнчә, модернизацияләнгән китапханәләрдә килүчеләр саны ике тапкыр арткан.