Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2025, 09:51

Быел Казанның 45 социаль учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак

12 мәктәп ашханәсендә яңа җиһазлар һәм заманча ашау зоналары барлыкка киләчәк

2025 елда Казанның социаль өлкә учреждениеләренә капиталь ремонт ясауга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 4,4 (1,44 – муниципаль һәм 2,96 – дәүләт) млрд сум юнәлдереләчәк. Шәһәрдә барлыгы 45 объект (30 – муниципаль һәм 15 – дәүләт) яңартылачак – бу муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча Фучик урамындагы 125 нче гимназиягә ремонт ясалачак. Бинаның тәрәзәләре, түбәсе алыштырылачак, спорт залы һәм профильле кабинетлар яңартылачак. Уку йорты яңа җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Ел ахырына РФ Герое майор С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәптә ремонт эшләренең икенче этабы тәмамланачак.

Өч мәктәптә (23нче лицей, 161 нче һәм 171 нче мәктәпләр) контроль-үткәрү пунктлары урнаштырылачак. 2022 елдан мондый пунктлар Казанның 30 мәктәбендә җиһазландырылган инде.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында капиталь ремонт ике балалар бакчасында – Совет районында Каштанова урамындагы 415 нче һәм Яңа Савин районында Ярослав Гашек урамындагы 302 нче балалар бакчасында үткәреләчәк. Аларда түбә, тәрәзәләр алыштырылачак, фасад һәм керү төркемнәре төзәтеләчәк.

12 мәктәп ашханәсен яңартуга  271 млн сум акча бүлеп бирелгән. Өч мәктәп рестораны Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында, бишесе — Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләрендә, өчесе – Киров һәм Мәскәү районнарында, һәм берсе – Совет районында барлыкка киләчәк. Ашханәдә электр үткәргечләре, инженерлык челтәрләре һәм җиһазлар алыштырылачак, бизәү эшләре башкарылачак. Төзекләндерүдән соң бу ашханәләрдә урыннар саны 150 гә артачак.

Подлужная урамындагы 49 йортта «Лидер» яшүсмерләр клубында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бинада 120 урынлык актлар залы, кирәкле урыннар, кабинетлар, конференц-зал булачак.

Ютазы урамындагы 1 нче йортта «Ю» һәм Арбузов урамындагы 6 нчы йортта «Компас» яшүсмерләр клубларын яңартуга 27,5 млн сум каралган. Бу клубларда көн саен 75 яшь кеше шөгыльләнә алачак. («Ю» – көненә 30 кеше, «Компас» — көненә 45 кеше).

Яңа иҗтимагый киңлек һәм яшьләрне җәлеп итү ноктасы булып Химиклар мәдәният йортының яңартылган бинасы булачак, ул яңартудан соң «Яшьләр йорты» булачак. 83 млн сум күләмендә финанслау «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проекты буенча бүленгән. Гомумән алганда, Химиклар мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясау берничә этапка исәпләнгән.

Агымдагы елда ремонт спорт объектларына да кагылачак. Аерым алганда, «Ракета» стадионында җылылык системасын алыштырачаклар, җылылык пунктларын төзәтәчәкләр, шулай ук фасадны өлешчә алыштырачаклар. Фасадны яңарту «Тасма» спорт мәктәбендә планлаштырылган.

«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында Е.А.Боратынский йорт-музееның түбәсен, фасадын һәм фундаментын ремонтлаячаклар һәм Побежимов урамындагы 47 йорт адресы буенча Авиатөзелеш районының иң борынгы китапханәләренең берсен гаять зур яңартуның беренче этабын үткәрәчәкләр.

Гомуми суммасы 1 млрд сумнан артык булган җиде сәламәтлек саклау объекты да ремонтланачак: 1, 2, 3 нче РКНД стационар бүлекчәләре, 2 нче шәһәр клиник хастаханәсе, 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник үзәге, профессор А.Ф.Агафонов исемендәге РКИБ стационарлары, шулай ук Сугыш ветераннары өчен госпиталь һәм 18 нче шәһәр клиник хастаханәсе.

«Нармонка» балаларны савыктыру лагерен төзекләндерү дәвам итә. Иске биналар урынында төзүчеләр яңа йокы биналары төзиләр. Лагерьда клуб, ашханә, медпункт барлыкка киләчәк, территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Яңартылган «Нармонка» беренче ял итүчеләрне 2027 елда кабул итәчәк.
Барлык яңалыклар