В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкара чара, бүген башланып, 19 нчы майга кадәр дәвам итә
Фото: Денис Гордийко
15, 16 һәм 17 нче майда 7602 нче электричка, ТР башкаласыннан 11:30 сәгатьтә китеп, аэропорт тимер юлы станциясенә 12:00 сәгатьтә килеп җитәчәк.
15, 16, 17, 18 һәм 19 нчы майда 7603 нче состав кире юнәлештә 19:47 сәгатьтә кузгалачак, Казанда ул 20:13 сәгатьтә булачак, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы бүген башлана һәм 19 нчы майга кадәр дәвам итә. Әлеге вакыйга 85 илдән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 18 меңнән артык вәкилне берләштерәчәк.