В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантана шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак
19 июнь көнне Казанда Сабантуй мәйданнарында җиңгән батырлар өчен бүләкләр җыюга багышланган ат йөреше була. Җигүле атлар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак һәм йөрешне Г.Камал исемендәге яңа театр янындагы мәйданчыкта тәмамлаячаклар. Анда республиканың иң яхшы фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән программа булачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Сабантуй – мәдәниятебезнең борынгы һәм тере символы. Күп гасырлар дәвамында ул халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен һәм рухын саклый, бүгенге дөньяда үзеңнең тиңдәшлегеңне ничек сакларга мөмкин икәнен күрсәтә торган ачык үрнәк булып кала», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Йөрештә барлыгы дүрт җигүле ат катнашачак, аларның һәркайсы үз юлын шәһәрнең төрле нокталарыннан башлаячак һәм билгеле бер маршрут буенча барачак.
Беренче арба ТР рәисе резиденциясеннән – Казан Кремлендәге Губернатор сараеннан китәчәк һәм Кремль һәм Бауман урамнары буйлап барачак, икенче җигүле ат М.Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театрыннан кузгалып, алга таба Пушкин урамыннан узачак. Өченче арба «Туган Авылым» комплексыннан старт алачак һәм Т.Миңнуллин урамыннан узачак, ә дүртенче арба Иске Татар бистәсе буйлап, аннары Каюм Насыйри һәм Ш.Мәрҗани урамнары буйлап узачак.
Атлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда очрашачак. Анда тантана кунаклары өчен ТРның иң яхшы фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Концерт 13:00 дә башлана.
Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, бүләкләр җыю тантанасы Казанда 2016 елдан бирле үткәрелә. Анда кече һәм урта бизнес вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары һәм шәһәр халкы катнаша. Җыелган барлык бүләкләр тантаналы рәвештә Казан районнары администрацияләре вәкилләренә Сабантуй мәйданнарында җиңүче батырларга бирү өчен тапшырылачак. Һәр локациядә кунаклар һәм бүләк бирүчеләр 11:00 сәгатьтә җыела. Тантана 14:00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Моннан тыш, Сабантуй программасына ат чабышлары да кертеләчәк. 20 июньдә «Казан» Халыкара ат спорты комплексында юртак атларда 5 йөгерү һәм төрле токымлы атларда 9 чабыш планлаштырылган. Җиңүчеләр шәһәр һәм Татарстан республикасы җитәкчелегеннән бүләкләр алачак.