В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь шәһәр халкы мастер-классларга һәм викторинага кушыла алачак
Казанның яшүсмерләр клубларында бүген һәм иртәгә бушлай чаралар сериясе узачак. Балаларны пленэр рәсем сәнгате, әдәби викторина һәм авиамодельләштерү буенча мастер-класска чакыралар.
Әйтик, «Юни» клубында балалар бисер техникасын үзләштерә һәм стильле бизәнү әйберләре булдыра алачак. Мастер-класска кушылырга теләүчеләрне бүген 17:00 сәгатьтә Горький шоссесы, 43/1 адресы буенча көтәләр. Катнашу өчен +7(987)288-08-10 телефоны буенча теркәлергә кирәк.
Бүген 18:00 сәгатьтә «Зенит» клубында авиамодельләштерү буенча дәресләр узачак. Егетләрне үз авиамодельләрен җыярга һәм җибәрергә өйрәтәчәкләр. Теләге булганнарны Карбышев урамы, 33 адресы буенча көтәчәкләр.
Табигатьтә рәсем сәнгате буенча мастер-классны иртәгә, 6 июньдә, «Алтын кул» клубы оештыра (Гарифьянов ур., 34). Балалар һәм яшүсмерләр табигатьтә рәсем сәнгате нигезләрен өйрәнә һәм паркта пейзаж ясый алачак. Теркәлү +7(904)769-40-20 телефоны буенча алып барыла. Башлана – 11:00 сәгатьтә.
«Икар» клубында шулай ук иртәгә 12:00 сәгатьтә Александр Пушкин әсәрләре буенча викторина үткәрәчәкләр. Балаларны үз белемнәрен тикшерергә һәм дөньяга карашын киңәйтергә чакыралар: Рәхимов ур., 23.
Тегү эше буенча мастер-класс «Кедалар» клубында (Серов ур., 17) узачак. Балалар үз куллары белән баш өчен уникаль аксессуарлар булдыра алачак. Чара иртәгә 15:00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУда.