Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2022, 15:51

Рөстәм Гафаров һәм Марат Әхмәтов Кол Гали урамындагы ишегалды бәйрәмендә булдылар

15/21 номерлы йорт территориясендә төзекләндерелгәннән соң өстәмә парковка урыннары һәм футбол-баскетбол мәйданчыгы барлыкка килде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU 1 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Казанда Кол Гали урамындагы 15/21 номерлы йортта яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү эшләрен тәмамлауны зур бәйрәм белән билгеләп үттеләр. Белем көнендә биредә конкурслар, уеннар һәм иҗади мастер-класслар, бәйрәм концерты һәм башкалар оештырылды. Бәйрәм кунаклары арасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев бар иде. Алар башкарылган эшләргә бәя бирделәр һәм шәһәрлеләргә үзләренең инициативалары, активлыгы һәм туган шәһәрләренә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

16,5 мең кв. м мәйданлы ишегалды халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча быел республика программасы буенча төзекләндерелергә тиешле топ-200 объект арасына эләккән. Йорт төзелгәннән соң 40 елга якын вакыт эчендә беренче тапкыр башкарылган комплекслы эшләр ел башында старт алды. Бу вакыт эчендә эшчеләр 4 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт өслеген тулысынча яңарттылар, тротуарларны төзекләндерделәр, яктырткычларны алыштырдылар, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, шулай ук эскәмияләр урнаштырдылар.

«Безнең ишегалды» программасы буенча резин өслекле футбол-баскетбол мәйданчыгы төзелеше төзекләндерүнең мөһим өлеше булды. Бүген яңа спорт мәйданчыгын сынап карарга УНИКС яшьләр командасы шәкертләре балалар-яшүсмерләр баскетбол клубы президенты киңәшчесе, Россиянең атказанган тренеры Станислав Еремин белән бергә килделәр. Рөстәм Гафаров яшь спортчыларга баскетбол комплекты бүләк итте һәм алга таба да спорт уңышлары теләде.

Парковка зоналарын булдыруга аерым игътибар бирелде. Йорт яңа корпус төзелгәннән соң 670 укучы укыячак 18 нче номерлы гимназия янында урнашканлыктан ишегалдында һәм аның янәшәсендәге территориядә парковка урыннары санын 86 дан 188 гә кадәр арттыру турында карар кабул ителгән.

Быел Казанда барлыгы 266 ишегалды 466 йорт төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә программа буенча эшләр 95% тан артык башкарылган, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Чарада ТР мәгариф министры урынбасары Рамил Хәйруллин, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров катнашты.

Фоторепортаж
Рөстәм Гафаров һәм Марат Әхмәтов Кол Гали урамындагы ишегалды бәйрәмендә булдылар
Видеорепортаж
01.09.2022 13:59
Казанда, яңа корпус төзелгәннән соң, 18 нче номерлы «Галәм» гимназиясе ачылды
Барлык яңалыклар