Объектның проект куәте якынча дүрттән бер өлешкә артачак
Казанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Водоканал» МУП биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү 82 процентка башкарылган. Эшләрне быел тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Тергезү тәмамлангач, объектта проект куәте арттырылачак. Корылмалар тәүлегенә 650 мең кубометрга кадәр су үткәрә алачак. Элек агынтылар күләме 530 мең кубометр тәшкил иткән.
«Быел «Водоканал» янындагы лайлы кырларны рекультивацияләү бара. Идел буендагы 100 гектардан артык җир шәһәрнең хуҗалык әйләнешенә кайтачак. Бүгенге көндә 70% җирдә эшләр башкарылган», – дип сөйләде спикер.
Шулай ук «Көнчыгыш» полигонының икенче чираты файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Ә бюджет акчаларына Казанның торак массивларында 23 контейнер мәйданчыгы төзекләндерелә. Ел башыннан бирле шәһәрдә шундый алты объект барлыкка килде.
Казанда 5 меңнән артык йорт газлаштырылачак.
«Шәһәрлеләр өчен мөһим булган социаль программа 5 меңнән артык йорт хуҗалыгын газлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. 1309 йорт газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылган инде», – дип өстәде җитәкче урынбасары.