Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2020, 17:25

Р.Миңнеханов һәм Р.Хәбиров Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларының берсендә булдылар

Аларны И.Метшин һәм В.Шәйхразиев озата йөрде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерелгән Казан ишегалларының берсендә булдылар. Аларны Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Декабристлар һәм Волгоград урамнары буйлап биш йортны берләштергән ишегалды территориясен карадылар. Төзекләндерү эшләре ике этапта үткәрелде. Ишегалдында, тротуарны киңәйтеп, асфальт өслек алыштырылган, начар күрүчеләр өчен җайлаштырылган җәяүлеләр юллары ишегалларын сквер белән тоташтырган, кече архитектура формалары урнаштырылган.

Шулай ук Татарстан Президенты һәм Башкортстан башлыгы Декабристлар урамындагы 112-нче йортның подъездына керделәр. Өйдә капиталь төзекләндерү үткәрелгән, аның кысаларында торак объект начар күрүчеләр өчен тулысынча җайлаштырылган. Биредә тактиль плиткалар урнаштырылган, катның нумерациясе һәм «акыллы» домофоннар рельеф тамгалары куелган. Моннан тыш, төзекләндерү барышында бинаның фасады һәм керү төркемнәре яңартылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыруның бер елында аның нәтиҗәләре 160 мең казанлының яшәү сыйфатында чагылыш табачак. Быел Казанда 226 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Бүгенгә 100-дән артык ишегалды инде төзекләндерелгән.
Барлык яңалыклар