В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акчалар республика бюджетыннан һәм муниципаль берәмлекләрдән бүленгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь, Диләрә Гафурова). 2024 елның беренче гыйнварыннан республиканың күпфатирлы йортларында капиталь ремонтка минималь кертем квадрат метр өчен 7,7 сумга кадәр артачак. Бүгенге көнгә минималь кертем 6,95 сум тәшкил итә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, 2008 елдан алып 2023 елга кадәр торак-коммуналь хуҗалык реформасына ярдәм итү программасы башыннан республикада күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны финанслауга 90 млрд 380 млн сум тотылган. Шуларның 10 млрд 580 млн – ТКХ һәм реформалаштыру фондыннан, 39 млрд – Татарстан һәм муниципаль берәмлекләр бюджетыннан, 40 млрд 800 млн – милекчеләр акчасыннан.
«Капремонт программасы Шуларның 10 млрд 580 млн – ТКХ һәм реформалаштыру фондыннан, 39 млрд – Татарстан һәм муниципаль берәмлекләр бюджетыннан, 40 млрд 800 млн – милекчеләр акчасыннан. Мөһим социаль бурыч, һәм милекчеләргә аны үтәү авыр. Ел саен программа стартыннан, милекчеләр һәм фонд акчаларыннан тыш, ике дәрәҗәдәге – республика һәм муниципаль берәмлекләр – бюджеттан да акча кертелә. Якынча 2 млрд сум, һәркайсыннан берәр млрд сум», – дип өстәде Сергей Крайнов.
Бүгенге көндә Татарстанның 17 меңгә якын күпфатирлы йорты төбәк операторында капиталь ремонт фондын төзи, ә 921 күпфатирлы йортның хуҗалары махсус счетта тора. Капиталь ремонтка акчаларны озак сроклы программага кертелгән барлык күпфатирлы йортлар да тапшырырга тиеш.
Ел саен программа актуальләштерелә, аңа яңа төзелгән объектлар кертелә, алар өч ай эчендә төбәк операторында яки махсус счетта акча туплау турында карар кабул итәргә тиеш. «Капиталь ремонт программасыннан авария хәлендә дип табылган йортлар төшереп калдырыла. Ул вакытта туплау зарурлыгы шундук юкка чыга, һәм акчалар кире кайтарыла», - дип билгеләп үтте ТР баш дәүләт торак инспекторы.
Региональ операторга махсус счеттан республиканың 27 йорты күчте, алар арасында Рихард Зорге урамы, 53, 74 ,76; Серов урамы, 14; Юлиус Фучик урамы, 51, 66; Ямашев урамы, 96а һ.б. адреслар буенча урнашкан Казан йортлары да бар.
Махсус счетка беркетелгәннәр ай саен кергән акчалар күчү һәм аларның сарыф ителүе турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әмма барысы да әлеге мәгълүматны бирми, дип билгеләп үтте Сергей Крайнов. Бүгенге көндә алар буенча торак фонды мониторингы системасында эш бара, ә ел ахырында банкларда махсус исәп-хисаплар буенча акчаларны күчерү турында запрос ясала.
«Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдә еш кына «ни өчен алар капиталь ремонт өчен түләргә тиеш?» дигән сорау туа. Шәхси йорт милекчеләренең бернинди сораулары да юк, алар барысын да үз акчаларына эшлиләр. Күпфатирлы йортларда уртак милекне карап тоту турында кайгыртырга тиешле милекчеләр бар», – дип билгеләп үтте Сергей Крайнов.
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов