Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2024, 13:46

Казанның тимер юл вокзалларында якынча 170 кеше грипптан прививка ясаткан

Вакциациянең мобиль пунктлары тәүлек буе эшли

Казанда тимер юл вокзалларында 173 кеше грипптан прививка ясаткан. Мобиль пунктлар тәүлек буе эшли. Процедураны барлык теләүчеләргә 18 яшьтән үткәрәләр, үзең белән паспорт булырга тиеш.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының шәһәр идарәсендә хәбәр итүләренчә, вакцинация пунктлары БРИКС саммиты узган көннәрдә дә ачылачак.

Акция 24 сентябрьдә башланды. Шул вакыт эчендә Казан-1 вокзалында (Чернышевский ур., 36а) 106 кеше прививка ясаган. Казан-2 вокзалында (Воровский ур., 33) процедураны тагын 67 кеше һәм шәһәр кунаклары узган.

Вакцинация узырга теләүчеләр яшәү урыны буенча поликлиникаларга да мөрәҗәгать итә ала. Вакцинация түләүсез һәм алдан язылмыйча уздырыла. Билгеләп үтик, прививка – грипптан һәм аның катлаулануларыннан яклауның иң нәтиҗәле ысулы.

Исегезгә төшерәбез, Казанның медицина оешмаларына 343 мең доза вакцина кайтты. Алар халыкара стандартларга җавап бирәләр һәм 90-95% прививка ясаткан кешеләрдә яклау эффектын тәэмин итәләр.

Барлык яңалыклар