Татарстанда элеккечә һава торышы каршы циклон тәэсирендә формалаша, иртәгә, 31 майда урыны белән +34 градуска кадәр эсселек көтелә. Республика буенча сизелерлек явым-төшем көтелми.
30 майдан 31 майга каршы төндә Казанда +16 дан +18 градуска кадәр температура булачак. Көндез алмашынучан болыт. Термометр баганалары +31..+33 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр булыр дип көтелә.
1 июньдә урыны белән республикада яшенле яңгыр көтелә. Төнлә температура +15..+20 градуска кадәр булачак, көндез +28 дән +33 градуска кадәр дип көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю белән 20 м/с ка кадәр.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атнада атмосфера процессларын үзгәртеп кору булачак. Яшенле яңгырлар һәм температура фонының сизелерлек кимүе көтелә. 2 июнь көнне көндез синоптиклар +21 дән +26 градуска кадәр фаразлый, сишәмбе көнне циклонның тыл өлешендә +19..+24 градустан югары булмаячак.