В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Виринея Максимова самбо буенча Россия Беренчелегендә алтын медаль, фигуралы шуу остасы Динә Хөснетдинова сикерү буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулаган
Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы
Узган Россия ярышларында Казанның ике спортчысы алтын һәм көмеш медаль яулаган. Көрәш буенча «Ак барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Виринея Максимова самбо буенча 16–18 яшьлек кызлар арасында 65 кг га кадәр авырлыкта Россия Беренчелегендә җиңүгә ирешкән. «Стрела» физик тәрбия-спорт берләшмәсе» спорт мәктәбе укучысы Динә Хөснетдинова 119,26 балл җыеп, фигуралы шуучылар арасында сикерү буенча Россия чемпионатында икенче урында калган.
Самбочылар ярышы Краснодарда узган, анда илнең 73 төбәгеннән 600 дән артык спортчы катнашкан. Фигуралы шуу осталары Мәскәүдә «Навка-Арена»да ярышкан. Әлеге ярыш программасына ялгыз шуучыларның һәм парлы шуучыларның чыгышлары кертелгән.

Казан самбочысын спорт алымнарына Алексей Максимов өйрәтә. Динә Хөснетдинова узган елның август аенда Этери Тутберидзеның тренерлык штабына күченде, Казанда спортчының остазы Надежда Заякина иде, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Алдарак «Центральный» физик тәрбия-спорт берләшмәсендә шөгыльләнүче Дамир Гайнетдиновның «Раштуа кубогы» Бөтенроссия ярышларында өчле сикерүдә җиңү яулавы турында хәбәр ителгән иде. Казан спортчысының күрсәткече – 15,77 метр.