Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2018, 11:50

И.Метшин: “Юлларны төзекләндерү эшләренә 5,5-6 млрд сум бүлеп бирелү кайчан булса да чынга ашыр, дип хыялланмаган да идек”

Быел Казанда рекорд санда ишегаллары төзекләндереләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Екатерина Виславская). “Быел юлларны төзекләндерү эшләренең күбесен футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылу сәбәпле, 1 июньгә чаклы тәмамларга кирәк”, - диде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты Игорь Куляжевның агымдагы елга юл эшләре планнары турында сүзләренә каршы.

2018 елда шәһәр юлларын төзекләндерү эшләренә 5,5 млрд сум акча бүленгән: 1,6 млрд сум – “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проектына, 2,9 млрд сум – урам-юл челтәрен тәртипкә китерүгә, 1 млрд сум – ишегаллары территорияләрен төзекләндерүгә. И.Куляжев искәрткәнчә, бу 2017 ел белән чагыштырганда, күпкә ким түгел. Узган елда 3 млн кв. метрдан артык урам яисә 175 юл, шул исәптән 21 бистә юлы, бакчачылык ширкәтләренә илтүче 7юл, 340 ишегалды, кварталлар эчендәге 46 юл төзекләндерелде.

“Агымдагы елда безне кайнар юл сезоны көтә”, - дип белдерде профильле комитет җитәкчесе.

Юл төзекләндерү эшләре уңайлы һава шартлары урнашкач башланачак. Беренче чиратта эшчеләр “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проектына тотыначак, ул яртылаш федераль бюджеттан гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 39 урам юлы төзекләндереләчәк – шәһәрнең иң тыгыз хәрәкәтле һәм дөнья чемпионаты маршрутына кергән магистральләр. Юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе югары булган урыннарда, алар шәһәрдә 93 дип исәпләнә, 32 светофор, 819 юл билгесе, 10 км киртә һәм ясалма тигезсезлек урнаштырылачак.

Барлыгы 190 урам төзекләндереләчәк. Юллар һәм ишегаллары исемлеге белән KZN.RU сайтында сылтама аша танышырга мөмкин.

Аерым алганда, “Салават күпере” торак комплексының транспорт белән тәэмин ителешен булдыру өчен 165 млн сумлык беренчел чаралар күреләчәк – Горький шоссесында борылыш элмәкләре, Нурихан Фәттах урамыннан ТЭЦ урамына кадәр тукталыш кесәләре һәм мәйданчыклары, тышкы яктырту челтәрләре һәм юл хәрәкәтен оештыру чаралары белән юл төзеләчәк, Хибин һәм Актаныш урамнары төзекләндереләчәк. Дублер-юл төзелеше шәһәрнең яңа Генераль планы проектына кертеләчәк.

Җәйгә Бондаренко урамы буйлап – Солдат урамыннан Сибгать Хәким урамына кадәр – яңа участок ачылачак. Биредә җәяүлеләр сукмаклары, тышкы яктырту челтәрләре, яңгыр канализациясе, юл билгеләре белән 4 полоса юл оештырыла. Төзелешнең гомуми суммасы – 139 млн сум, шуларның 48 млн сумы юл төзү сәбәпле туздыруга дучар ителгән 5 йортта яшәүчеләргә каралган. И.Куляжев билгеләп үткәнчә, яңа җиргә күчү соравы инде хәл ителгән – биредә яшәүчеләргә яңа торак алу өчен акча бирелгән.

Быелның иң масштаблы проектлары арасында – Идел буе районының Магистраль урамында төзекләндерү эшләре. Аның юлларындагы инженерлык коммуникацияләре таушалган. ТР Президенты ярдәме белән әлеге урамны тулысы белән яңарту өчен 622 млн сум акча бүленгән. “Күпне күргән Магистраль урамында барган эшләребезне аның яр буена якын урнашуы һәм су асты юлларының күп булуы юкка чыгара иде. 622 млн сум бүленде – башкарылган эшләр әлеге урамнан озак еллар дәвамында файдаланырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Ул билгеләп үткәнчә, берничә ел элек шәһәр хакимияте юлларны норматив хәлдә тоту өчен бүленгән 5,5-6 млрд сум турында хыяллана да алмый иде, ләкин хәзер республика җитәкчелеге карары белән бу чынга ашты. “Узган елда рекорд сандагы 340 ишегалды төзекләндердек һәм бу без өметләнә алган иң югары нокта, дип уйладык. Ә быел 430 ишегалды төзекләндерергә планлаштырабыз һәм җәйге төзелеш сезоны азагында капиталь төзекләндерү таләп иткән 73% ишегалды турында сөйли алабыз, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Алдыбызда җитди бурычлар тора. Акча булу – бер эш, икенчесе – эшләрне сыйфатлы итеп, вакытында башкару. Быел юлларны төзекләндерү эшләренең күбесен футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылу сәбәпле, 1 июньгә чаклы тәмамларга кирәк. Уйлап торырга бер минут та вакыт булмый”.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.03.2018
Видеорепортаж
05.03.2018 10:47
Казанда 190 урам һәм 430 ишегалды төзекләндереләчәк
Барлык яңалыклар