Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2021, 15:17

И.Метшин: «Федераль хуплауга бик озак исәп тота алабыз, әмма кичектергесез гамәлләр таләп итә торган бурычларны бу хәл итмәячәк»

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларын этаплап арттыру массакүләм аварияләрне булдырмау өчен челтәрләрне ремонтларга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген Ратушада узган Х сессиядә Казан шәһәр Думасы депутатлары өч ел дәвамында су белән тәэмин итүгә һәм су чыгаруга тарифларны күтәрү турында ТР Президенты указы проектын карады һәм хуплады. Ул тарифларның салмак үзгәрүен күз алдында тота. Бүген Казанда миллионлы шәһәрләр арасында иң түбән тарифлар. Киләсе елның 1-нче июленнән тарифлар кабул ителгән очракта, бер кешегә исәпләгәндә су белән тәэмин итү һәм су чыгару хезмәтләре өчен түләү уртача 62 сумга артачак. Бу «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенә җимерелеп килүче магистраль коллекторларны ремонтлауны башларга мөмкинлек бирәчәк, алар шәһәр халкының яртысыннан чыккан суларны агызып җибәрә, шулай ук су белән тәэмин итү торбаларының иң проблемалы участокларын реконструкцияләүгә керешәчәк.

«Казанның ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларының гомуми ремонтын бетерү өчен 75 млрд сумнан артык акча кирәк – бу шәһәрнең өч еллык бюджеты»

«Коммуналь челтәрләр һәм җиһазларның какшаган халәте – безнең илнең теләсә кайсы шәһәренең иң авырткан урыны, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Ә безнең шәһәр өчен резервлар бетү проблемасы тагын да кискенрәк».

Коммуналь инфраструктураны туздыру проблемасын хәл итү зур капитал кертемнәр таләп итә, дип өстәде шәһәр башлыгы. Мэр искәрткәнчә, бүгенге көндә халык саны 500 мең кешедән артмаган һәм челтәрләрнең тузуы 60%-тан артык булган шәһәрләрнең коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү һәм үстерү программасы гына кабул ителгән.

«Без республика белән берлектә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм үстерү өчен федераль программалар эшләүне күп тапкырлар башлап җибәрергә тырышсак та, бүгенге көнгә эре шәһәрләр өчен мондый программа каралмаган, – дип белдерде И.Метшин. – Без федераль ярдәмгә озак өметләнә алабыз, әмма бездән кичектереп булмый торган гамәлләр таләп итә торган бурычларны бу хәл итмәячәк».

«Предприятиеләрнең тариф чикләүләре аркасында акча җитми. Казанның ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларын ремонтлауга 75 млрд сумнан артык акча кирәк – бу шәһәрнең өч еллык бюджеты», – диде И.Метшин.

«Аварияләрне бетерү план эшләрен башкарырга мөмкинлек бирми һәм челтәрләр торышының тагын да начараюына китерә»

«Водоканал» МУП 3 мең км челтәргә хезмәт күрсәтә, шуларның 70%-ы тузган һәм авария хәлендә, алардан файдалану срогы 10 һәм аннан да күбрәк ел элек тәмамланган. «Челтәрләрнең шактый өлеше узган гасырның 50-70 елларында салынган, ныклык запасы күптән беткән, кире кайтармау ноктасы узган», - дип билгеләде «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров.

Моннан тыш, соңгы 10 елда проекттан башка төзелгән һәм 90%-ка таушалган 1300 км хуҗасыз челтәр ачыкланган һәм баланска кабул ителгән. А.Егоров сүзләренчә, бу челтәрләрне яңадан төзергә кирәк.

Соңгы 5 елда җимерелүләр саны ике тапкырга арткан. Агымдагы елның 9 аенда коллектор сводларының 50 тапкыр җимерелүе, 5 ел эчендә – шәһәр инфраструктурасын бозуга китергән 570 авария булган. Көн саен авария-диспетчерлык хезмәтенә су белән тәэмин итү һәм су чыгару мәсьәләләре буенча уртача 100 гариза керә.

«Магистраль коллекторлар һәм суүткәргечләр урам-юл челтәре чикләре аша уза, шул исәптән җәяүлеләр һәм яшел зоналар буйлап. Чираттагы авариянең урынын һәм аның нәтиҗәләрен фаразлау мөмкин түгел», – дип белдерде «Водоканал» генераль директоры. Аварияләрне бетерү катлаулы технологик эшләрнең тулы бер комплексын үткәрүне таләп итә, капиталь ремонтка һәм реконструкциягә каралган предприятие акчаларының шактый өлеше аварияләрне бетерүгә җибәрелә. Бу үз чиратында план эшләрен үткәрергә мөмкинлек бирми һәм челтәрләр торышының тагын да начараюына китерә», дип өстәде А.Егоров.

Ел саен ремонтка 2 млрд сумнан да ким булмаган акча кирәк, тарифларда 260 млн сумнан артык акча салынмаган. Челтәрләрне реконструкцияләүне һәм капиталь ремонтлауны үткәрергә мөмкинлек биргән тарифларга инвесторлар федераль законнар белән 2014 елда бетерелде.

Массакүләм аварияләрне булдырмау буенча беренче чираттагы чаралар программасына 60 объект кертелгән

Норматив дәрәҗәгә карата ярдәм күрсәтү һәм массакүләм аварияләрне булдырмау өчен, 2028 елга кадәр 6,9 млрд сумлык инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү буенча төп чараларны гамәлгә ашыру сроклары белән өстенлекле исемлек әзерләнгән. Әлеге чараларны гамәлгә ашыру чыганагы – су белән тәэмин итү һәм су чыгару хезмәтләре өчен тарифның бер өлеше.

Исәпләү приборлары буенча суны уртача кулланганда 2022 елның 1-нче июленнән бер кешегә исәпләгәндә су белән тәэмин итү һәм су чыгару хезмәтләре өчен ай саен түләү 62 сумга артыр дип фаразлана. Җыелган акчалар максатчан характерда кулланылачак, дип ассызыклады А.Егоров.

«Бу акчалар ел саен аеруча таушалган челтәрләрне реконструкцияләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты ул. Аерым алганда, Чистай урамындагы магистраль коллекторны реконструкцияләү күздә тотыла, ул Яңа Савин һәм Совет районнарының төп өлешеннән агып төшә. Эшләрнең бәясе 850 млн сум тәшкил итәчәк. Шулай ук Идел буе районыннан агынтыларны җибәрә торган Парин урамындагы коллекторны (эшләрнең бәясе – 500 млн сум), Дубравная, Гудованцев, Восстание, Краснококшайский урамнары буенча коллекторларны һәм Ямашев проспектын ремонтлау планлаштырыла. Әлеге урамнарның чагыштырмача күптән түгел генә формалашуына карамастан, инженер инфраструктурасы совет елларында ук төзелгән, дип билгеләп үтте А.Егоров.

Шулай ук программада Гадел Кутуй урамындагы квартал суүткәргечен реконструкцияләү каралган, ул Вахитов районын, Толстой урамын, шулай ук Ломжа, Каспий, Патрис Лумумба, Рубежная, Коновалов, Курчатов, Халитов, Мәүлетов, Тихорецк, Архангельск, Дорожная һәм башка бик күп урамнарны суүткәргечләр белән тәэмин итә.

Программа реконструкцияләнергә тиешле 60 объектны үз эченә ала. Бу торба үткәргечләрнең иң проблемалы авария участоклары, аларда 2 меңнән артык күпфатирлы һәм 20 меңнән артык шәхси йорт бар, аларда 400 меңнән артык кеше яши. Программа буенча ел саен төрле диаметрдагы уртача 8 км торба үткәргечен ремонтлау күздә тотыла, дип хәбәр итте А.Егоров.

«Тарифларның акрынлап үзгәрүе инде хәзер үк чараларны гамәлгә ашыру өчен кредитлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады ул. – Бу шәһәрне су белән тәэмин итү һәм суларны чыгару куркынычсызлыгын арттырачак, шәһәр халкының тормыш шартларын яхшыртачак.

Аз керемле халык катламы өчен ташламалар каралган

Указ проекты буенча фикер алышу барышында депутатлар тарифның үзгәрүе халыкның аз тәэмин ителгән катламнарының тормыш шартларында ничек чагылыш табачагы белән кызыксынды. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов аңлатканча, бүген Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча өстәмә социаль ярдәм чаралары комплексы каралган.

Аерым алганда, торак кодексында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр каралган. Алар гражданнарга бу максатларга чыгымнар гаиләнең җыелма керемендә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән өлешеннән артып киткән очракта бирелә. Д.Анисимов сүзләренә караганда, республикада бу күрсәткеч тулаем керемнең 21%-ын тәшкил итә.

«Бүгенге көнгә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты эшләнде, ул өстәмә социаль ярдәм чараларын күздә тота», – дип өстәде спикер.

Киңәшмә азагында Казан Мэры Казан шәһәре депутатларына акчаларны куллануны контрольдә тотарга кушты. «Акчаларны тоту максатчан характерда булырга тиеш, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комиссиягә бу мәсьәләне контрольгә алырга боерам».

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча депутатлар ТР Президенты указы проектын хуплады. ТР Президенты Указы проектын ахыргы килештерү өчен Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенә җибәреләчәк.

Указ проекты буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы, шулай ук тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасы сессиясе, 28.10.2021
Видеорепортаж
28.10.2021 13:18
Казан «Водоканал»ы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен реконструкцияләүнең яңа инвестпрограммасын эшләгән
Барлык яңалыклар