В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчы кыз дөнья чемпионатына һәм Паралимпия уеннарына әзерләнә
«Синең файдага» хәйрия фонды Казаннан күрү сәләте бозылган спортчы Мария Мамаевага махсус велосипед тапшырды. 20 яшьлек кыз триатлон буенча «Олимп» спорт мәктәбендә дөнья чемпионатына һәм Паралимпия уеннарына әзерләнә.
Мария балачактан ук спорт белән шөгыльләнә, ул берничә тапкыр йөзү буенча Россия чемпионатларында һәм беренчелекләрендә җиңүче һәм призер була. Агымдагы ел башында кыз триатлонда үсәргә карар кабул итте. Ярышларга тулысынча әзерләнү өчен аңа 1,4 млн сумлык махсус спорт җиһазы кирәк була. Бәясе кыйммәт булганга күрә, кызның аны сатып алу мөмкинлеге булмый.
Чехиядән Мария өчен велосипед сатып алырга һәм аны кайтартырга Казанның 88 нче төзелеш-монтаж идарәсе ярдәмендә «Синең файдага» хәйрия фонды ярдәм иткән. Җайланма күрү сәләте бозылган спортчыларның күнекмәләре һәм ярышлары өчен махсус эшләнгән.
«Велосипед-тандем» ике кешегә исәпләнгән. Бер спортчы транспорт чарасы белән идарә итә, ә икенчесе (сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгәне) педальләрне арттан әйләндерә. Күрү сәләте бозылган спортчылар категориясендә Мария Россиянең спорт мастеры һәм кышкы триатлон буенча Европа беренчелеге җиңүчесе Ксения Скворцова белән тандемда чыгыш ясый.
Мария Мамаеваны Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, ике тапкыр Европа чемпионы һәм триатлон буенча Дөнья кубогы иясе Сергей Яковлев өйрәтә. Аның сүзләренчә, спортчы бик яхшы физик формада һәм нәтиҗәле чыгышлар өчен зур потенциалга ия.
«Ул – гаять көчле, максатчан һәм илһамландыра торган кыз. Мария шаккатыргыч уңышларга иреште инде, алда аны тагын да күбрәк җиңүләр көтә, дип ышанабыз. Аның потенциалына Сергей Валерьевич Яковлев кебек профессионал да ышана. Дөнья чемпионаты, Паралимпия уеннары – Мариянең бу спорт Олимпын да яулап алу өчен бөтен мөмкинлеге бар, һәм без аңа бу юлда ярдәм итүебезгә шат», – дип йомгаклады «88 нче төзелеш-монтаж идарәсе» дәүләт корпорациясе генераль директоры Наил Галиев.