Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2020, 15:37

Казанда 2020 елда 7 яшүсмерләр клубы ремонтланачак һәм тагын 3-се ачылачак

Инфраструктураны яңарту нәтиҗәсендә балаларны ял учреждениеләре белән тәэмин итү 20%-ка артачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Быел Казанда 7 яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясау планлаштырыла, бу максатларга 47 млн сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Гамәлдәге яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүдән тыш, Татарстан башкаласында өч яңа яшьләр үзәге ачу планлаштырыла. Инфраструктураны яңарту нәтиҗәсендә балаларны ял учреждениеләре белән тәэмин итү 20%-ка артачак.

Соңгы 5 елда Татарстан башкаласында 188 млн сумга 38 яшүсмерләр клубы ремонтланган, дип искәртте И.Метшин.

Шулай ук быел шәһәр читендәге балалар лагерьларын капиталь ремонтлау буенча масштаблы республика программасы дәвам итәчәк. Дүрт лагерьда ремонт үткәреләчәк: «Яшь гвардия», «Ялкын», «Татарстан пионериясе» һәм «Нармонка». Моннан тыш, 3 лагерьга («Бригантина», «Юнитур», «Нармонка») керү юлларын ремонтлау планлаштырыла.

«Һәр лагерьда заманча иркен торак корпуслар, санузеллар һәм душ бүлмәләре, иҗади һәм интеллектуаль дәресләр өчен бүлмәләр һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк», - диде Мэр.

«Һәркем үзенә кызыклы шөгыль тапсын өчен, яшьләрне ял итү учреждениеләренә активрак җәлеп итәргә кирәк», – дип өстәде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда балалар лагерьларын капиталь ремонтлау республика программасына Казанның 4 лагере кергән иде: «Заречье», «Восток», «Юнитур» һәм «Молодежный».

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе
Видеорепортаж
28.02.2020 13:26
Илсур Метшин 2020 елга 20 бурыч куйды
Барлык яңалыклар