Татарстан Республикасында торак фондны адреслы капиталь төзекләндерү программасы 2008 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу чорда Казанда 3,8 мең йортка капиталь ремонт ясалган, аларда 880,51 меңнән артык кеше яши. 2022 елда 158 күпфатирлы йортта төзекләндерү эшләре башкарылды. 2023 елда шәһәрнең 207 күпфатирлы йортына капиталь ремонт ясалды. 2024 елның программасына 180 күпфатирлы йорт кертелгән.
2024 елда юллар челтәрен үстерү һәм төзәтү өчен 16,3 млрд сум күләмендә акча каралган.
Беренче чиратта Казанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты гамәлгә ашырылуы дәвам итә. Моның өчен 1,56 млрд сум күләмендә акча каралган. Шулай ук 6,1 млрд сум — БРИКС саммиты һәм Уеннары маршрутларын әзерләүгә; 2,3 млрд сум — квартал эчендәге юлларны ремонтлауга, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чараларына, светофорлар, тышкы яктырту челтәрләре урнаштыруга, юлларны билгеләүгә, бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын тергезергә, чокырларга ремонт ясауга; 2,6 млрд сум — юл объектларын төзүгә һәм тергезергә; 3,75 млрд сум «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.
Бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзү буенча эшләрне гамәлгә ашыруда алты ел эчендә 26 бакчачылык мәйданына барлыгы 22 км озынлыктагы 17 керү юлы оештырылган.
Шулай ук 2024 елда «Безнең ишегалды» программасы дәвам итәчәк. 2023 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 473 йорт территорияләре төзекләндерелде. Яңартылган юлларның гомуми мәйданы 530 мең кв.м тәшкил итте. Ишегалларында баганалы 3,2 мең яктылык диодлы яктырткыч, 4,7 мең кече архитектура җиһазлары урнаштырганнар һәм 5 мең машина кую урыны булдырганнар. 2024 елда шәһәрдә 253 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. ТР башкаласында эшләүгә 3 млрд 750 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Гомумән алганда, дүрт ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 1829 күпфатирлы йорт ишегаллары төзекләндерелде. Бу яңартуга мохтаҗ территорияләр санының 52 процентын тәшкил итә. Ишегалларында 2,5 млн кв.м мәйданлы асфальт-бетон җир рәткә китерелгән, 20 мең өстәмә машина урыны җиһазландырылган. Программаны гамәлгә ашыруга 10,3 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.
1. Россия Федерациясе Торак кодексы - IX бүлек.
2. Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы гомуми милеккә капиталь төзекләндерү ясауны оештыру турында»гы Законы
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасын раслау турында»гы карары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында http://prav.tatarstan.ru (1230-нчы номерлы, 2018 елның 25-нче декабре редакциясендә).
4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 8-нче октябреннән чыккан 729-нчы номерлы «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми йорт милкен капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасын Казан шәһәре территориясендә 2017-2019 елларда гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планын раслау турында»гы карары, (2018 елның 18-нче декабреннән чыккан 1169-нчы номерлы карар үзгәрешләрен исәпкә алып) Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында http://prav.tatarstan.ru.
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1132-нче номерлы «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы гомуми милеккә капиталь төзекләндерү үткәрү чиратын билгеләү критерийларын куллану тәртибен раслау турында»гы карары.
Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында http://prav.tatarstan.ru һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында http://minstroy.tatarstan.ru танышырга мөмкин. Программада пландагы төзекләндерү елы һәм һәр йорт буенча эш төрләре күрсәтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы карары (2018 елның 25-нче декабреннән чыккан 1230-нчы номерлы карары редакциясендә) белән расланган Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасы (алга таба – Программа) Россия Федерациясе Торак кодексы, Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы Законы нигезләмәләренә таянып эшләнде. Программаны тормышка ашыру вакыты – 2014-2043 еллар. Программа халык акчаларын җыю күләмендә формалаштырылган һәм елына кимендә бер тапкыр актуальләштерелергә тиеш. Программада һәр йорт буенча пландагы төзекләндерү елы күрсәтелә. Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү чираты Программада Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы Законында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1132-нче номерлы карарында күрсәтелгән критерийлар нигезендә билгеләнә.
Йортларны капиталь төзекләндерү программасы идарәче оешма тарафыннан йортларның электрон паспортларына кертелгән мәгълүматлар буенча «Торак фонд мониторингы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында түбәндәге критерийларны исәпкә алып формалаша: төзелеш елы, соңгы капиталь төзекләндерү елы, тузганлык дәрәҗәсе, проект-смета документлары булуы, энергия тикшерү паспортлары, капиталь төзекләндерү өчен түләү буенча финанс дисциплинасы булу.