Казанны тугандаш шәһәрләр хәрәкәтенә кертү 1988 елда немец шәһәре Брауншвейг белән «Кардәшлек турында килешү»не имзалаудан башлана. Бу шәһәр өчен кардәшлек турында тарихта беренче шартнамә була, ул Казан һәм Брауншвейг халкына бер-берсен якыннанрак белергә, борынгы тарих һәм мәдәниятне, ә иң мөһиме, кешеләрнең тормышын һәм көнкүрешен белергә мөмкинлек ача.
Бүген Татарстан башкаласының дөньяның 25 илендә 74 кардәш шәһәре һәм партнеры бар.
Шәһәр дипломатиясе халыкара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын, бердәмлекне саклауда, низагларны булдырмауда нәтиҗәле инструментларның берсе булып тора. Шәһәрләр арасындагы элемтәләрне үстерү илләргә икътисадый, социаль, мәдәни проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә.