В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Булган штрафлар турында мәгълүматны (ТР Административ хокук бозулар кодексының маддәсе, көне, урыны һәм хокук бозу фотосурәтен) Казан Мэриясенең интернет-порталында «Админкомиссия штрафлары» битендә шәхси кабинетта алырга мөмкин (kzn.ru).
Хокук бозуларның фотосурәтләре муниципаль парковка өчен түләмәгән һәм автомобильне яшел зонада урнаштырган өчен генә тәкъдим ителә (автомат режимда эшләүче һәм фото - һәм кино төшерү, видеоязма функцияләренә ия булган махсус техник чарасы белән теркәлгән очракта).
Штрафны тикшерү турында тулырак мәгълүмат «Штраф тикшерү» вкладкасында тәкъдимЯшел зонада парковка өчен штраф турында тулырак мәгълүмат (хокук бозу датасы, урыны һәм фотолары, Административ хокук бозулар турында ТР кодексы статьялары) белән Казан мэриясе порталында танышырга мөмкин. Моның өчен:
1. Төп биттә «Шәһәр халкы өчен сервислар» бүлегендә «Админкомиссия штрафлары»на басарга.
2. Авторлашу таләбенә юлыккач, уң якта өске почмакта (телефонда – уң якта өске почмактагы яшел шакмак) Шәхси кабинетка керергә.
3. Алга таба «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша керү» (РФ) дигән өлешенә басарга.
4. ЕСИА (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) аша авторлашырга.
5. «Админкомиссия штрафлары» сервисына керү мөмкинлеге бирелде.
Мәгълүматны УИН номеры (0318 саннарыннан башлана торган, 25 саннан торган уникаль идентификатор) һәм автомобильнең дәүләт номеры, машина йөртү таныклыгы номеры буенча карап була.
Моннан тыш, «Админкомиссия штрафлары» сервисында муниципаль парковкага түләмәгән өчен хокук бозуларның фотоларын да табарга була.
Казан Башкарма комитеты аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе битендә, «Штраф булу-булмавын тикшерергә» бүлегендә визуаль аңлатып бара торган аңлатма урнаштырылган. Анда шулай ук Казан шәһәре Административ комиссиясе карарын электрон рәвештә ничек алып булуы турында да тасвирланган. Элегрәк моны бары тик Дементьев урамы, 2Б адресы буенча урнашкан Казан шәһәре Административ комиссиясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә була иде.
2020 елда конкурс 1-нче февральдән башлап үткәрелә. Соңгы конкурс сынавын уздыру 22-нче декабрьгә планлаштырылган.