Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Сораулар һәм җаваплар

Сораулар һәм җаваплар буенча эзләү
  • Казан Башкарма комитетының район администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе белгечләренә кабул итүгә ничек язылырга?
    Киңәйтергә Свернуть

    Күрсәтелгән бүлекчәләр белгечләренә кабул итүгә берничә ысул белән язылырга мөмкин:
    1. https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/ispolkom/select2
    сылтамасы буенча ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон язылудан файдаланырга була. 

    2. Әлеге бүлекчәләрнең адреслары буенча урнашкан электрон язылу терминаллары ярдәмендә язылырга мөмкин.



  • Җәмәгать транспорты эше буенча кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә Свернуть


    Кайнар линия: +7 843 223 28 28

    Транспорт комитеты

    Казан шәһәре, Островский урамы, 23, литер 1

    Телефоны:   +7 843 223 28 28

    Шулай ук мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

    Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы

    420061, Казан шәһәре, Ершов урамы, 31а

    Телефоны:  +7 843 291 90 10

    ЮХИДИ

    Казан шәһәренең дежур часте   Телефоны:+7 843 533 38 12

    Эвакуацияләүнең диспетчерлык хезмәте Телефоны:+7 843 277 66 77

    Кулланучылар хокукларын яклау комитеты

    Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 94

    Телефоны: +7 843 277 94 96  



  • Хәзерге вакытта шәһәрдә ничә сәүдә предприятиесе «базар» статусында эшли?
    Киңәйтергә Свернуть

    2006 елның 30 нчы декабреннән чыккан 271-ФЗ номерлы «Ваклап сату базарлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы нигезләмә буенча, базар бары тик капиталь корылмаларда гына эшчәнлек алып бара ала һәм шәһәр Башкарма комитетыннан алынган базар статусында сәүдә эшчәнлеген алып баруга рөхсәт ала. Хәзерге вакытта Казанда базарлар реестрында рәсми рәвештә 3 сәүдә предприятиесе теркәлгән:

    - «Мәскәү базары» ААҖ, Ш.Усманов ур., 1;

    -  «Сәүдә үзәге ИК» ҖЧҖ (халык телендә «Чехов базары» буларак билгеле), Чехов ур., 2; (реконструкциягә ябык);

    - «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ ( халык телендә «Колхоз базары» буларак билгеле), М.Межлаук ур., 13.



  • Как отличить переписчика?
    Киңәйтергә Свернуть


  • Как получить копии распоряжений главы администрации?
    Киңәйтергә Свернуть


  • Үзмәшгуль сыйфатында теркәлергә теләүчеләргә карата нинди дә булса чикләүләр бармы?
    Киңәйтергә Свернуть

    Керем күләме чикләнгән – ул елына 2,4 млн сумнан да артык булмаска тиеш.

    Шулай ук яңа режимны түбәндәгеләрне гамәлгә ашыручы затлар да куллана алмый:

    - акциз салымы салынган товарларны һәм мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларын сату;

    - үзебездә җитештерелгән товарлардан тыш, теләсә нинди товарларны алып сату;

    - хезмәткәрләр яллау;

    - файдалы казылмаларны табу, сату;

    - башкалар мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү (агент килешүе, йөкләмә килешүләре, комиссия яки товарлар китерү хезмәтләре буенча).



  • Как добраться до площадки на озере Лебяжье?
    Киңәйтергә Свернуть


  • Конкурсантларга ничә этап узарга туры киләчәк?
    Киңәйтергә Свернуть

    Конкурс 3 турда үткәрелә:

    1 тур – Эчке. Уку йортлары администрациясе тарафыннан мөстәкыйль оештырыла һәм үткәрелә, тәмамланганнан соң шәһәр турына гариза җибәрелә. 

    2 тур – Шәһәр (читтән торып). Конкурсны оештыру комитеты оештыра һәм үткәрә. 

    3 тур – Республика (турыдан-туры). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Казан Мәдәният идарәсе тарафыннан график нигезендә оештырыла һәм үткәрелә. 

    Конкурс финалистлары Гала-концертта катнаша.



  • Административ хокук бозу турындагы карар нинди очракта эш кузгатылган зат катнашыннан башка чыгарыла?
    Киңәйтергә Свернуть

    Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.6 маддәсендәге 1, 3 һәм 4 өлешләрендә каралган очраклардан тыш, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.4 маддәсендәге 1 өлеше).

    Мәсәлән, автомат режимда фото-  һәм кино төшерү, видеоязма функцияләренә ия булган махсус техник чара ярдәмендә территорияне төзекләндерү өлкәсендә административ хокук бозу ачыкланган очракта административ хокук бозу турында беркетмә төзелми, ә административ хокук бозу турындагы эш буенча карар административ хокук бозу эше кузгатылган зат катнашыннан башка чыгарыла (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.6 маддәсендәге 3 өлеше).

    Мондый хокук бозу өчен административ җаваплылыкка транспорт чарасы хуҗасы тартыла (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 2.6.1 маддәсендәге 1 өлеше).

    Административ
    җаваплылыкка тартуның мондый тәртибе гадәттә муниципаль парковка өчен түләмәгән очракта кулланыла.

  • Электрон аукционда катнашу өчен нәрсә сорала?
    Киңәйтергә Свернуть

    1) Торгларда катнашучы юридик зат яки шәхси эшмәкәр булырга тиеш.

    2) Торгларда катнашучы аукционда катнашу өчен zakazrf.ru электрон мәйданчыгының электрон-цифрлы имзасы (тәэмин итүче роле) ачкычын алырга тиеш.

    3) Ачкычны алганнан соң, zakazrf.ru электрон мәйданчыгында аккредитация узарга кирәк.

    4) Электрон аукционда катнашу өчен гариза бирергә кирәк.

    5) Электрон аукционда катнашу өчен гариза һәм документлар пакеты бирелергә тиеш.

    Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы һәм торгларны үткәрү датасы мәсьәләләре буенча Казан шәһәре Кулланучылар базары комитетына 236-35-15, 236-35-18 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

    Аккредитация узу һәм электрон аукционда катнашуның техник мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт заказы буенча агентлык дәүләт унитар предприятиесенә 292-95-17 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.