В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аукционда бары тик оештыру-хокукый формага, милек рәвешенә, булу урынына, шулай ук капитал барлыкка килү урыннарына бәйсез рәвештә, шартнамә төзүгә дәгъва итүче шәхси эшкуар яисә юридик зат кына катнаша ала.
Әгәр дә арендатор килешүнең шартларын намус белән үтәсә, мөмкин. Шул ук вакытта ул ел саен аренда түләвенең базар бәясен бәяләү турындагы яңа хисап нигезендә 100 процент күләмендә түләүне кертергә тиеш.
Юк. Арендатор коммуналь түләүләрне вакытында түләргә тиеш.
Ел дәвамында муниципаль объектны арендага ташламалы шартларда алган зат яки компания анда хуҗалык эшчәнлеген башларга тиеш. Бер ел запас белән бирелә – кемдер, бәлки, минималь ремонт ясарга гына түгел, ә перспектива белән бинаны дизайн-проектка да, эшкәртүгә дә кертәчәк. Әгәр бер ел эчендә хәрәкәт булмаса – килешү өзеләчәк, ә арендаторга штраф салыначак.
Торгларга куела торган биналарның максатчан билгеләнеше Казан шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программасы белән билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрдән чыгып билгеләнә.
Шартнамә 5 елга төзеләчәк. Арендаторның беренче өч елында арендатор инициативасы буенча арендадан берьяклы баш тарткан өчен штраф санкцияләре каралган.