В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Интернет аша кабул итү» хезмәте аркылы мөрәҗәгать җибәрер алдыннан, «Сорау-җавап» бүлеге белән танышырга киңәш итәбез. Сезне кызыксындырган сорауга җавапны тиз арада шуннан табарга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләрне карау 2006 елның 2 маенда кабул ителгән «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы» 59-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә башкарыла.
Сорау Казан шәһәре җирле үзидарә органнары компетенциясенә караса, теркәлү көненнән 30 көн эчендә карала. Сорау төгәл һәм кыска итеп формалаштырылган булырга тиеш. Казан шәһәренең җирле үзидарә органнары әдәпсез яисә мәсхәрәле сүзләр, вазыйфаи затның тормышына, сәламәтлегенә һәм милкенә, шулай ук аның гаилә әгъзаларына янау сүзләре булган мөрәҗәгатьләрне җавапсыз калдырырга хокуклы.
Үзегезнең мөрәҗәгатегезнең статусын «Мөрҗәгатьләрне эзләү» функциясен файдаланып белә аласыз.