2009 елның 28 маеннан Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгы басылып чыга. Казан шәһәр Думасының 2009 елның 29 апрелендә кабул иткән карары нигезендә әлеге басма документлар чыгаруның рәсми чыганагы буларак билгеләнде. Әлеге форма укучылар уңайлылыгы өчен эшләнде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында Казан мэры карарлары һәм боерыклары, Казан шәһәр Думасы карарлары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты боерыклары һәм карарлары һәм шәһәр күләмендә әһәмияткә ия булган башка хәбәрләр һәм документлар бастырыла.
Җыентыкның беренче ике саны рус телендә чыкты. 2009 елның 11 июненнән басма Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә чыга.
Элек шәһәр хакимиятенең барлык карарларын бастырган «Казанские ведомости» һәм «Шәһри Казан» газеталары Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документларын һәм хокукый актларын бастыруның рәсми чыганагы статусын саклыйлар.
2011 ел башыннан атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталында җыентыкның электрон версиясе басылып чыга.
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив саннары Казанның шәһәр китапханәләрендә саклана.
2024 елның 1 июненнән Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» 26.04.2024 елдан 21-29 номерлы карарлары белән «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында аның тулы текстын беренче тапкыр бастыру муниципаль хокукый актның рәсми басмасы дип санала.