Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат

2023 елның 1 нче февралендә «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасы (www.docskzn.ru) рәсмиләштерелде.

2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законына туры китереп, Казан шәһәр Думасының 2024 елның 26 апрелендәге 21-29 номерлы (Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2024 елның 23 маенда RU163010002024001 номер астында теркәлгән) карарына нигезләнеп әлеге басма документларны рәсми бастырып чыгару чыганагы итеп билгеләнә.

«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында (www.docskzn.ru) Казан Мэры карарлары һәм боерыклары, Казан шәһәр Думасы карарлары, Казан шәһәре Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары, шулай ук гомүмшәһәр әһәмиятендәге башка белдерүләр һәм документлар бастырылып чыга.

Челтәр басмага (www.docskzn.ru) кагылышлы сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон адресы яисә 8 (843) 299-18-72 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Челтәр басма турында мәгълүмат

«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасы (www.docskzn.ru)

Челтәр басманың атамасы: «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» (12+)

Оештыручы: «Казан шәһәр иҗтимагый үзәге» Муниципаль казна учреждениесе, 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 3 нче йорт

Баш мөһәррир: Юсупова Э.Т.

Телефон: 8 (843) 299-18-72

E-mail: sbornik_kgoc@mail.ru

Басма Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) тарафыннан 2023 елның 1 нче февралендә теркәлгән. Таныклыкның номеры: ЭЛ №ФС77-84579

Документлар эзләү
Эзләү нәтиҗәләре:
Табылды: 4617 документ
1769461200
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2010 елның 13 декабрендәге 11154 номерлы «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының вазифаи затлары арасында вәкаләтләрне бүлү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында 21.11.2025 № 4094
1769461200
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2014 елның 30 декабрендәге 7660 номерлы «Казан шәһәренең җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында урнашкан муниципаль парковкалар булдыру турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында 21.11.2025 № 4085
1769461200
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елның 25 апрелендәге 1439 номерлы «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге карамагындагы аерым муниципаль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең яңа системасын кертү турында»гы карарына үзгәреш кертү хакында 21.11.2025 № 4082
1769461200
Казан шәһәре территориясендәге 1 нче һәм 2 нче разрядлы мунчаларның гомуми бүлекчәләрендә Казан шәһәре территориясендә яшәүче пенсионерларга (картлык буенча) 1 октябрьдә – Өлкәннәр көнендә бушлай хезмәт күрсәтү белән бәйле рәвештә алынмый калган керемнәрне каплау максатыннан оешмаларга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында 19.11.2025 № 4029
1769461200
Гидротехник корылмаларга капиталь ремонт ясау өлешендә Казан шәһәре гидротехник корылмаларын эксплуатацияләүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатыннан оешмаларга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында 19.11.2025 № 4028
1769461200
«Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районындагы Тихорецк урамыннан алып Башкорт урамына кадәр Техника урамындагы яңгыр канализациясе челтәрләрен реконструкцияләү» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проектын раслау турында 19.11.2025 № 4020
1769461200
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2015 елның 26 июнендәге 2544 номерлы, 2015 елның 16 декабрендәге 4368 номерлы карарларына үзгәрешләр кертү турында 18.11.2025 № 4008
1769461200
Казан шәһәренең Вахитов районы Бауман урамында ачык сервитут билгеләү турында 14.11.2025 № 3987
1769461200
2025 елның 17 ноябреннән 2026 елның 15 апреленә кадәр кышкы чорда кар чыгару эшләрен оештыру өчен «Буран» планы игълан ителгән вакытта Казан шәһәренең урам-юл челтәре буйлап транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү турында 14.11.2025 № 3983
1769461200
Казан шәһәре территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм аларны озатып йөрүче затларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Казан шәһәре территориясендә урнашкан 1 нче һәм 2 нче разрядлы мунчаларның гомуми бүлекләрендә ташламалы хезмәт күрсәтү белән бәйле рәвештә алынып бетмәгән керемнәрне кире кайтару максатыннан оешмаларга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында 13.11.2025 № 3975