Стартка олимпия чемпионнары Александр Большунов, Вероника Степанова һәм илнең башка танылган спортчылары чыгачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярышлар программасында 11 нче гыйнварда шәхси ярыш (ирекле стиль) бар. Хатын-кызлар өчен 10 км, ир-атлар өчен 15 км дистанция әзерләнгән, дип хәбәр итә Россия чаңгы узышлары федерациясе. Шулай ук бүген ярышларның беренче көне тәмамланганнан соң эстафета форматында шоу-ярыш узачак. Анда берничә этапта олимпия чемпионнары Александр Легков, Татьяна Сорина һәм Алексей Червоткин, РФ җыелма командасы спортчылары, һәвәскәр-ветераннар һәм башкалар катнашачак. Ярышлар 17:00 сәгатьтә башлана.
Шимбә көнне, 13 нче гыйнварда, ярышларда катнашучыларны спринт (классик стиль) көтә. 12:55 сәгатьтә чирекфинал башлана, аннан соң ярымфинал һәм финал узачак. Якшәмбе, 14 нче гыйнварда, 20 км дистанциядә скиатлон планлаштырылган. 9:50 сәгатьтә стартка – хатын-кызлар, 12:25 сәгатьтә ир-атлар чыгачак.
Ярышларга керү ирекле – тамашачылар һәм җанатарлар өчен мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Шулай ук ярышларны казанлылар сылтама буенча онлайн карый алачак.
Спорт турниры «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы адресы буенча уза: Яңа Дәүләки урамы, 2а, корп. 4. Ярышлар уздырылган урынга кадәр һәм кире юнәлештә автобус йөри. Аның хәрәкәт җәдвәлен сылтама буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Мирный» спорт комплексының эш графигы ярышлар вакытында үзгәрде.