Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2018, 23:22

“Казан Аренада” татар эстрадасы йолдызлары катнашында үткән бәйрәм салют белән тәмамланды

РФ Президентын сайлаулар Татарстан башкаласында “Казан Арена” стадионында үткән концерт һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март, Екатерина Виславская). РФ Президентын сайлаулар Татарстан башкаласында “Казан Арена” стадионында үткән концерт һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды. Казанлыларга тавыш бирүдә катнашучылары өчен сәхнәдән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин рәхмәтләрен белдерде.

Казанда 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 450 сайлау участогы эшләде, ә шәһәрдә барлыгы 906 мең 586 сайлаучы яши. “Выборы” дәүләт мәгълүмати системасы мәгълүматлары буенча, 18.00 сәгатькә Татарстан буенча тавыш бирүчеләр килүе 69,21% тәшкил иткән.

Концерт 17 сәгатьтә башланды. Стадион янындагы территория өч өлешкә – сәхнә, активлык зонасы һәм фудкорт зоналарына бүленгән иде. Медиа-фасад каршындагы беренче зонада 17.00 сәгатьтә концерт башланды: республиканың эстрада һәм рок йолдызлары, Элвин Грей, Егор Крид һәм Салават чыгыш ясады. Бәйрәм программасын танылган алып баручы Максим Шәрәфетдинов һәм Михаил Волконадский алып бардылар. Активлык мәйданчыгында казанлылар пневматик тирда ата, киртәләр полосасын үтә һәм команда ярышларында катнаша алдылар. Күбесе бәйрәмгә гаиләләре белән килгән. Бәйрәмдә балалар өчен дә мастер-класслар һәм аниматорлар белән чатырлар әзерләнгән иде. Концерт 22.00 сәгатьтән соң тәмамланды.

“Бүген илебезнең иң мөһим сайлаулары узды – без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу – сайлау комиссиясе, күзәтүчеләр, иң әһәмиятлесе – сайлаучылар. Республикада бу процесс бик уңышлы узды. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен! Безбарыбыз да киләчәгебез өчен тавыш бирдек!” - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы казанлыларга тавыш бирүдә катнашучылары өчен рәхмәтен белдерде һәм иминлек теләде.

Концерт бәйрәм салюты белән тәмамланды. Шәһәр җәмәгать транспорты бүген эш көне графигы буенча йөри һәм казанлылар стадионнан трамвай һәм автобусларда өйләренә кайта алды.

Концертны шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. тамаша кылды.

Фоторепортаж
РФ Президентын сайлаулар көнне "Казан Арена" стадионында концерт
Барлык яңалыклар