Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.04.2019, 17:33

Энгельгардт исемендәге обсерваториянең йолдызлы маршруты

Космонавтика көнендә обсерватория территориясендә урнашкан планетарийда «Галәм шәүләсе» дигән фильмны карап булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Алинә Бережная). Космонавтлар һәм астрономнар, икесендә дә бер мавыгу – йолдызлар, беренчеләре аларны иллюминаторлар аша күзәтсә, ә икенчеләре телескоп аша карый. Космос яулаган беренче кеше Юрий Гагаринны һәр мәктәп укучысы белә. Ә менә 16 күк объектының Казан астрономнары исемнәре белән аталуы турында бөтен кеше дә белеп бетермидер. Казан астрономия мәктәбенең Космосны өйрәнүгә керткән өлеше турында KZN.RU порталына Космонавтика көне алдыннан В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең әйдәп баручы инженеры, физика-математика фәннәре кандидаты Алмаз Галиев сөйләде.

Барысы да дуслыктан башланды

Казан шәһәре Астрономия обсерваториясе 1838 елда Император университеты территориясендә ректор - астроном һәм бөек математик Николай Иванович Лобачевский ярдәме белән төзелгән. Нәкъ менә биредә Казан галимнәре астрономик күренешләрне даими күзәткәннәр һәм беренче ачышларны ясаганнар. Мәсәлән, профессор Мариан Ковальский безнең йолдызлы система әйләнүен билгеләгән (Ковальский 1854 елдан Казан университеты обсерваториясен җитәкли - ред.иск.).

XIX гасыр ахырына Казанда беренче трамвай юллары барлыкка килә. Транспорт хәрәкәте йолдызларның төгәллеген үлчәүдә җитди тоткарлыклар тудырды, шуңа күрә обсерваторияне шәһәр өчен күчерергә карар ителде. 120 ел элек, 1899 елда, Казаннан көнбатышка 20 км ераклыкта, Лаврентьево тимер юл станциясеннән ерак түгел (хәзер Обсерватория), ике ел эчендә административ һәм күзәтү корпуслары төзелгән урын бүлеп бирелгән иде. Шулай итеп, илнең иң борынгы астрономик обсерваторияләренең берсе – В.П.Энгельгардт исемендәге обсерватория барлыкка килә, ул инде 118 ел эшли. Әлеге обсерваториянең фактик оештыручылары - астроном Дмитрий Иванович Дубяго һәм Василий Павлович Энгельгардт. Соңгысы меценат ролендә чыгыш ясый һәм Дрездендагы үзенең шәхси обсерваториясенең телескопларын, фәнни җиһазларын һәм бай китапханәсен бүләк итә. Обсерваториядә XX гасырда урнаштырылган телескопларда төрле объектларны күзәтү башкарыла: үзгәрүчән йолдызлар, астероидлар, Ай, безнең Галактика өйрәнелә. Обсерваториядә бүгенге көнгә кадәр Казан астрономнары эшләгән борынгы телескоплар урнашкан, алар ярдәмендә астрономиядә бөек ачышлар башкарылган. Аерым алганда, Александр Дубяго – Дмитрий Дубягоның улы - ике комет ача, ә күп еллар обсерваторияне җитәкләгән астрофизик, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Наил Сәхибуллин дөньякүләм танылган йолдыз атмосфераларын модельләштерү мәктәбен төзи. «Без астрономнарыбызның хезмәтләре белән горурлана алабыз. Казан астрономия мәктәбе иң көчлеләрдән санала. Сүз уңаеннан, Казанда обсерватория Мәскәү белән чагыштырганда иртәрәк барлыкка килгән», - дип сөйләде Алмаз Галиев.

Төркия тауларында йолдызларны күктән күзәтү өчен идеаль шартлар бар

Казан, аның белән бергә тирә-юне дә үсте – боларның барысы да галимнәргә астрономия тикшеренүләре үткәрергә комачаулаган. 2000 еллар башында Казанда көзге диаметры 1,5 м булган зур заманча телескоп барлыкка килә, ләкин Россиядә яхшы астрономия климаты булган , шундый зур приборлар нәтиҗәле эшләрлек урыннар аз. Казан галимнәре өчен йолдызларга юл ябык кебек була. «Шул ук вакытта Төркиядә милли обсерваторияләр төзи башлыйлар, әмма Төркия галимнәренең үзләренең зур астрономия кораллары булмый. Шул вакытта Казан университеты, Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Төркия фән һәм техника советы вәкилләре көчләрен берләштерергә килешә, һәм хәзер галимнәребез Анталья шәһәреннән 50 км ераклыкта урнашкан TUBITAK милли обсерваториясенә баралар, анда Россия-Төркия телескопында астрономия эшләре үткәрелә», – дип аңлатты А.Галиев һәм Төркия тауларында йолдызларны күктән күзәтү өчен идеаль шартлар булуы турында ассызыклады.

Бүген В.П.Энгельгардт исемендәге обсерватория фәнни, гыйльми һәм фәнни-популяр үзәк буларак чыгыш ясый. Ә борынгы телескоплар музей экспонатлары булдылар. Мәсәлән, биредә XIX гасырда ук ясалган, аның ярдәмендә күк меридиан линиясендә визуаль күзәтү үткәрелгән һәм йолдызлар нигезләмәләрен төгәл үлчәү өчен билгеләнгән меридиан әйләнәсе бар. «Үлчәүләр төгәл булсын өчен, күзәтүләр вакытында, прибор җайланмасының горизонтка карата төгәллеген контрольдә тоту өчен, терекөмеш белән кювет урнаштырганнар. Хәзер, билгеле инде, алай эшлшнелми, ә йолдызлар һәм галактик күзәтүләр өчен компьютер технологияләре, заманча цифрлы кабул итү җайланмалары кулланыла һәм космик телескоплар эшли», – дип сөйләде А.Галиев.

Шулай ук обсерватория территориясендә уникаль һәйкәл - 1918 елда Дмитрий Дубяго җирләнгән төрбә бар. Берничә ел элек кенә биредә обсерваториягә нигез салучы В.Энгельгардт та җирләнә. Галим аны обсерватория территориясендә җирләүләрен теләгән, әмма аның теләген үти алмаганнар – астроном Беренче бөтендөнья сугышы вакытында үлә һәм галимне Дрезденның Изге Троица зиратында җирлиләр. Гасырлар узгач кына Энгельгардт васыятьләре үтәлгән – 2014 елның көзендә кабер туфрагы аның исеме белән аталган обсерваториягә алып кайтыла.

«Астрономия һәм гороскоплар үзара берничек тә бәйле түгел»

Астрономнар космик объектлар ачып кына калмыйча, киләчәкне күрә дә алалар. Әмма А.Галиев шуны раслый: «Йолдызлар кешеләр турында сөйли алмый, астрономия һәм гороскоп үзара берничек тә бәйләнмәгән». Әмма астрономнар космик күренешләрне алдан билгели алалар. Әйтик, 2019 елның 11-нче ноябрендә Меркурий планетасы Кояш дискы буенча узачак. Бу - 10 елга бер тапкыр була торган бик сирәк вакыйга. Дөрес, аны телескоптан башка күрү мөмкин түгел. «Телескоп аша кечкенә түгәрәк тап рәвешендәге Меркурийның кояш дискы фонында акрын хәрәкәт итүен күреп булачак. Әлбәттә, кояш дискы буенча Венераның узуы яхшырак күренә, әмма ул тагын да сирәгрәк була – йөз елга бер-ике тапкыр гына. Әлеге астрономик күренешләр кешеләргә бернинди йогынты ясамый», – дип аңлатты А.Галиев.

Ә менә магнит бураннары турында алай әйтеп булмый. Сүз уңаеннан, магнит бураннарының кайчан булачагын бер ай алдан белеп булмый, кагыйдә буларак, аларны 2-3 көн эчендә генә фаразлап була, дип сөйләде галим.

Сөембикә исемендәге астероид

Күктә 6000-гә якын йолдыз гына күренә, ә Галактика, мөгаен, 100 миллиард йолдыздан тора, дип билгеләп үтте Алмаз Галиев һәм йолдызларның миллиард еллар яшгәнлеген җиткерде. Кагыйдә буларак, йолдызлар каталогларында йолдызларның бары тик санлы-хәрефле билгеләнешләре генә бар, шуларның 200-се генә үзләренең тарихи, нигездә гарәп атамаларын саклап калган. Астероидлар белән хәлләр бөтенләй башкача. Нигездә аларны мифик геройлар хөрмәтенә атыйлар. Ай һәм Марс өслегендәге якынча 16 күк объекты Казан астрономнарының исемнәре белән аталган һәм хәтта Казан хөрмәтенә аталган астероидлар да бар. Әйтик, 2000 еллар башында Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә Төньяк Кавказ астрономия станциясендә ачылган астероидларның берсе Сөембикә дип атала. Татар ханбикәсе исеме белән аталган Планета Марс һәм Юпитер орбиталары арасында урнашкан. Җирдән аңа кадәр ераклык 300 миллион километр тәшкил итә. Күктә аны махсус җайланмаларсыз күреп булмый. Ул планетаның Халыкара астрономия берлеге биргән исем буенча Сөембикә дип аталуын күрсәтә торган сертификатка сылтама аша гына моны беләбез. Шулай ук анда бу ханбикә турындагы риваять тә басылган.

Казан галимнәренең ачышлары арасында тагын да җитдирәк нәрсәләр дә бар. Мәсәлән, 2017 елда Казан федераль университеты астрономнары Кояш системасыннан читтә HD208897 йолдызыннан экзопланет ачтылар, ул кояштан 210 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Астрономнар үзләре әйткәнчә, әлеге вакыйганы гади дип кенә атап булмый, чөнки бу - Россия телескопында күзәтүләр буенча ачылган беренче кояштан тыш планета.

Бүген йолдызларга якынаю өчен космонавт булу яки астроном булу мәҗбүри түгел. Күк тҗисемнәренең таралуын В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясендә күрергә була. Биредә тәүлекнең төнге вакытында экскурсияләр үткәрелә, телескоп аша йолдызлы күк ачыла. Ә Космонавтика көнендә обсерватория территориясендә урнашкан планетарийда «Галәм шәүләсе» дигән фильмны карап булачак. Тамашачылар берничә сәгатькә үзләрен космонавтлар итеп хис итәчәк һәм галәм буйлап онытылмаслык сәяхәткә чыгачак.

Барлык яңалыклар