Бүләкләү тантанасы «Аксенов-фест» фестивале кысаларында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Фото: Марат Мугинов
Швеция музыканты Элиас Файнгершның тромбоны көйләре астында зур экранда Василий Аксеновның архив фоторәсемнәрен, видеоязмаларын, шулай ук балалар әсәрләренең тышлыкларын күрсәттеләр.
Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән пролог белән дәвам итте. Курчак театры актеры Илья Салин «Минем бабай – һәйкәл» повестеның баш герое Геннадий Стратофонтов образында әсәрдән өзек башкарды.
Бу җомга кичендә тантананың кунаклары язучылар, шагыйрьләр, әдәби тәнкыйтьчеләр, Василий Аксеновның дуслары, иптәшләре һәм хезмәттәшләре, шулай ук иҗатын яратучылар булды.
Кичәнең кульминациясе «Йолдызлы билет» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү булды. «Проза» номинациясендә Мәскәү язучысы Евгения Некрасова җиңү яулады. Бүләкне аңа Попечительләр советы әгъзасы, премиянең беренче лауреаты Денис Осокин тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, җиңүченең сәләте бар һәм ул үз әсәрләрендә көнүзәк темаларны күтәрә белә. «Бу язучы заманча чынбарлык, шәһәр киңлеге һәм фольклор белән эшли белә. Мин сине котлыйм һәм яңа китаплар телим!», – дип мөрәҗәгать итте ул Евгения Некрасовага.
Үз чиратында, җиңүче Денис Осокинны яраткан язучысы, дип билгеләде. «Бүген бу премияне миңа яраткан авторымның тапшыруы сөенечле», – дип билгеләп үтте Евгения Некрасова, жюри әгъзаларына һәм фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдереп.
«Музыка» номинациясендә «Необарды» музыкаль-актерлык төркеме җиңү яулады. Музыкантларга бүләкне Попечительләр советы әгъзасы, Россиянең халык артисты Андрей Макаревич тапшырды. «Дүрт мөстәкыйль һәм үз яше өчен яхшы билгеле яшьләр төркемгә берләште. Башта алар Мәскәүне «шартлатты», ә хәзер бөтен Россия буйлап популярлаша. Мин аларны рәхәтләнеп сәхнәдә күрергә теләр идем», – дип мөрәҗәгать итте ул төркемнең катнашучыларына.
«Необарды» күп сүз сөйләп тормады, алар үз җиңүен чыгыш белән раслады, популяр хитлар башкардылар. Кичә Андрей Макаревич һәм «YO5» төркеме катнашында концерт белән дәвам итте.
Исегезгә төшерәбез, «Аксенов-фест» фестивале иртәгә, 25-нче сентябрьдә тәмамланачак. Быел чара 14-нче тапкыр уза. Бу елны «Аксенов-фест»ның ике төп мәйданчыгы бар – Василий Аксенов музей-йорты һәм ТР Милли китапханәсе. 22-нче сентябрьдә казанлылар иҗади очрашуларда, китап презентацияләрендә һәм Аксеновны искә алу кичәсендә булырга өлгерделәр. Кичә, 23-нче сентябрьдә Аксенов Йортында Василий Поповның «Минем алтмышынчы елларым» дигән фотокүргәзмәсе ачылды, ә Андрей Макаревич ел дәвамында эшләгән «Унике ай – унике хикәя» дигән яңа әдәби хезмәте турында сөйләде. Тулырак программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.