В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара физик әзерлек буенча төрле дәрәҗәләргә исәпләнгән
Денис Гордийко фотосы
Казанның Урицкий исемендәге паркында 14 февраль көнне гаиләләр өчен «Спортлы кыш» чарасы уздырыла. Чарада катнашучылар зумба, аэробика белән шөгыльләнә, шулай ук йөгерү ярышында көч сынаша ала, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Программа актив ялның берьюлы берничә форматын берләштерә. Кунаклар хәрәкәтчән уеннарда катнашып, зумба һәм бию аэробикасы белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук саф һавада функциональ күнегүләр, балалар өчен спорт-уен квесты каралган. Программа теләге булган һәр кеше катнаша ала торган йөгерү ярышы белән тәмамланачак.
Чара гаиләләрне җәлеп итүгә һәм кышкы чорда актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, формат физик әзерлек буенча төрле дәрәҗәләргә исәпләнгән һәм катнашучылар үзләренә туры килә торган спорт төрен сайлый ала.
Кышкы актив чара 11:00 сәгатьтә башлана, бушлай оештырыла.
«Спортлы кыш» Идел сукмагын саклаучыларның кышкы программасы кысаларында уздырыла һәм «Күрше» фестиваленең бер өлеше булып тора.