Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.03.2022, 11:20

Kazan Shelters зооприюты: «Казанда хайваннар өчен ашыгыч ярдәм хезмәтен булдыру бик яхшы булыр иде»

KZN.RU порталы хәбәрчесе мәчеләр һәм этләр яши торган йортта булып кайтты, шәһәрдә йортсыз хайваннарның кайда күп булуын һәм приютка аена күпме акча кирәклеген белде.

Фото: Kazan Shelters

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче март, Дмитрий Никитин). Казанда 8 меңнән артык хуҗасыз эт исәпләнә. Күп кенә хайваннар инде тотылган, стерильләштерелгән һәм кире иреккә җибәрелгән, ә кайберләре әлегә кадәр питомникларда һәм зооприютларда яши. Сукбай хайваннарны коткаруда һәм опекада волонтерлар, зооактивистлар һәм битараф булмаган казанлылар зур ярдәм күрсәтә. Аларның тырышлыгы белән генә дә соңгы елда меңнән артык эт һәм мәче коткарылган. Валерия Сабирҗанова һәм Елена Игнатьева 9 ел элек йортсыз хайваннар өчен Kazan Shelters приютын булдырганнар. KZN.RU порталы хәбәрчесе мәчеләр һәм этләр бергә яши торган йортта булып кайтты, Казан зооактивистларының тормышыннан кызыклы фактларны ачыклады, приютта яшәүче җан ияләре һәм аларның хуҗалары көн саен нинди авырлыклар белән очрашуын белде.

Приютның тарихы 15 кв. м мәйданлы подвал бүлмәсен арендалаудан башланды

Казанның Совет районында йортсыз этләр һәм мәчеләр яши торган бер шәхси йорт бар. Барысы да Валерияга 18 яшь тулгач башлана. Кышкы бер төндә үз йорты янында туңган этне күреп ала. Кыз этне, жәлләп, подъездга алып керә һәм аны карый, ашата башлый. Әмма кызның изге эшен тирә-юньдәгеләр хуплап алмый. Күршеләр сукбай этнең баскыч мәйданчыгында булуына катгый каршы килә һәм хайванны урамга куып чыгарырга тырыша. Бәхәсләргә карамастан, эт ул төнне җылы подъездда кала. Әмма күршеләренең кайсыдыр хайванны баскычлар арасыннан этеп төшергәнен күреп, кыз телсез кала . «Мин кешеләрдә бер яклаучысыз шушы эткә карата шулкадәр усаллык һәм нәфрәт була алуын күз алдына да китерә алмадым, – дип күз яшьләре белән искә ала Валерия. - Этнең башы нык җәрәхәтләнгән, бер күзе сукырайган, аягы сынган иде».

Хайваннарны коткару өчен төрле вариантлар эзли башлаган, соңыннан Достоевский урамындагы 15 кв. м мәйданлы подвал бинасын 4 мең сумга арендалаган. Активистлар анда тәрбиягә мохтаҗ булган хайваннарны күчергән һәм аларны карый башлаганнар.

Арендаланган бинада хайваннар саны арту белән торак проблемалары килеп чыккан. Күршеләрнең күп санлы шикаятьләре аркасында (ул вакытта приютта 12 эт булган) подвал хуҗалары активистлардан башка урын табуларын үтенгән.

Мәктәп укучылары песиләр өчен ярты елга азык алган һәм операция өчен түләгәннәр

Валерия белән Елена бирешмәгәннәр һәм хайваннар өчен яңа урын эзли башлаганнар. Күпмедер вакыттан соң алар Казанның Совет районында кечкенә участок белән ярым җимерелеп беткән шәхси йорт табалар. «Участок хуҗасы риза булып кына калмады, үзе дә ярдәм күрсәтә башлады, - дип сөйләде Валерия. - Шул мизгелдән приют тарихының яңа бүлеге башланды».

Кызганычка каршы, волонтерлар әлегә кадәр барлык хуҗасыз этләрне һәм мәчеләрне дә ала алмый. Алар беренче чиратта бәлагә юлыккан хайваннарга ярдәм итәргә тырыша, шулай ук тиешле ярдәм күрсәтә алмаган башка приютлардан хайваннарны алып китәләр.

Волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы белән зооактивистлар йортны бераз төзекләндерә алган, хайваннар өчен өч вольер урнаштырганнар, бүлмәләр төзегәннәр һәм җылытканнар, идәннәрне алыштырганнар, шуннан соң приют этләрне генә түгел, мәчеләрне дә кабул итә башлаган.

«Бервакыт безгә мәктәп укучылары килде һәм үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Махсус лидерлык программасында катнашулары һәм бу дөньяны яхшырак итәргә тырышулары турында сөйләделәр. Иң мөһиме – алар моның өчен ата-аналарыннан акча алмаганнар, ә үзләре, Горький исемендәге паркта иске яки кирәкмәгән әйберләр сатып, акча эшләгән. Аларның ярдәме белән без ярты ел песиләрне ашаттык һәм кирәкле операцияләрне ясый алдык. Тәрбиячеләр һәм укытучыларның балаларга кече яшьтән үк кешеләргә һәм хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләүләренә мин бик шат», - дип билгеләп үтте Валерия.

Зоояклаучылар балаларга сукбай хайваннарның шәһәр урамнарында ничек авыр яшәүләре турында сөйлиләр. Әйтик, узган көз Валерия бер төркем активистлар белән 55 нче мәктәптә махсус дәресләр үткәргән. Моннан тыш, приют төрле хәйрия акцияләрендә дә катнашкан. Urobarbos коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә приют мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән сәнгать дәресләре уздырган.

Аена приютка хайваннарны карап тоту, ашату һәм дәвалау өчен 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр акча кирәк

Хәзер питомникта 42 эт һәм 35 мәче яши. Аларның күбесе кеше кулы белән имгәнгән, кайберләрен хуҗалары урамга ташлаган, ә икенчеләрен җирле халык алып килгән.

Уртача алганда, аена приютка хайваннарны карап тоту, ашату һәм дәвалау өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр акча кирәк. Бу сумма аз түгел, килеп туган икътисади ситуацияне исәпкә алсак, аны җыю гомумән дә мөмкин булмаган бурыч булырга мөмкин. «Һәркем булдыра алганча ярдәм итә. Кемдер берничә сум, ә кемдер берничә мең сум бирә, кемдер ит кисәге, кемдер бер капчык ярма яки азык алып килә. Без теләсә нинди ярдәм өчен рәхмәтле», – дип өстәде Валерия.

Волонтерлар үзләре дә тәүлек буе диярлек хайваннар белән, шәхси тормышлары еш кына приюттагы эшләр белән үрелеп бара. Бүгенге көндә анда 3 кеше эшли. Зооактивистлар Елена һәм Валерияга волонтер Миләүшә булыша. «Элек волонтерлар күбрәк иде, әмма кешеләр арый һәм шәхси тормыш белән шөгыльләнә башлый, ара-тирә вакыт табып, безгә дә ярдәм итәргә тырышалар», – дип сөйләде ул.

Зооактивистларның графиклары катгый, кемдер иртән һәм кичен, кемдер атнага өч яки дүрт тапкыр эшли. Шуның аркасында хайваннар һәрвакыт каралган була.

Питомникларны эт һәм мәчеләр чыгару буенча инкубаторларга әверелдерәләр

Нигездә, приюттагы хайваннар – башта өйләренә алынып, соңыннан урамга чыгарып җибәрелгән этләр һәм песиләр.

«Кешеләр хайванны балаларына яки хатынына сатып алуы белән ничә тапкыр очраштым, ә аннары төрле сәбәпләр белән хайваннарны урамга чыгарып ташлыйлар яки шәһәр читендә калдырып китәләр», – дип сөйләде Валерия.

Берничә ел фатирда яки йортта яшәгәннән соң урамга яки питомникка күчерелүе хайван өчен зур стресс, дип билгеләп үтте ул. Зооактивистлар законнарга үзгәрешләр кертү өчен үз тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Шулай итеп, алар фикеренчә, мәҗбүри теркәү кертүдән тыш, хайван тотучыларның үз гамәлләрен төгәл структураларга һәм регламентларга кирәк, чөнки соңгы вакытта еш кына хайваннар бизнес кына була башлады. Питомникларны эт һәм мәчеләр чыгару буенча инкубаторларга әверелдерү очраклары да аз түгел. Волонтерлар фикеренчә, 2-3 зур муниципаль питомник һәм зооприют булу аркасында урамнарда сукбай хайваннар саны кимиячәк – бу кешеләр өчен дә, этләр өчен дә куркынычсызрак булачак.

Зооактивистлар шулай ук питомниклар базасында хайваннар өчен ашыгыч ярдәм хезмәтен оештырырга тәкъдим иттеләр.

Күптән түгел ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында хайваннар белән җаваплы эш итү турында гамәлдәге Федераль законга төзәтмәләр хакында фикер алыштылар. Февраль аенда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин РФ Дәүләт Думасында күзәтүчесез хайваннар белән эш итү буенча Казан тәҗрибәсен тәкъдим итте. «Без яңа төзәтмәләр казанлыларның да, кече туганнарыбызның да тормышын яхшы якка үзгәртер дип өметләнәбез», – дип өстәде зооаклаучылар.

Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр

Хәзер шәһәрдә «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проекты кысаларында актив эш алып барыла. Әйтик, федераль закон гамәлдә булган ике ел эчендә ТР башкаласында 8155 эт тотылган һәм 6859 эткә операция ясалган. Аларның 296 сы приютта калдырылган, ә 1017 этне казанлылар үз өйләренә алганнар. Моннан тыш, 6688 хайван элеккеге яшәү урыннарына кире кайтарылган.

Зооактивистлар билгеләп үткәнчә, шәһәр – ул үзара бәйләнгән катлаулы организм, уникаль экосистема. Алар фикеренчә, кыргый песиләр саны торак йортларның подвалларында яшәүче күселәр һәм тычканнарның санына турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа күрә зооактивистлар еш кына халыкка һәм идарәче компанияләргә вентиляция каналларын япмаска кушып мөрәҗәгать итә: кышын җәнлекләр анда җылына, ә җәен эсселектән кача алалар.

Түбәндәге сылтама буенча приют турында тулырак мәгълүматны белергә һәм үзеңә дүрт аяклы дус табарга була.

Фото: Kazan Shelters, Дмитрий Никитин

Барлык яңалыклар