Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.09.2022, 12:17

Җинаятьчеләр Казанда яшәүче бер ханымны алдаган һәм 400 мең сумнан артык акчасын алган

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). Татарстан башкаласында телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы булган. 39 яшьлек хатын, җинаятьчеләргә ышанып, «резерв счеты»на 420 мең сумнан артык акча күчергән.

17 нче сентябрьдә зыян күрүченең телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Аферист сүзләренчә, җинаятьчеләр ышаныч кәгазе ярдәмендә зыян күрүче исеменә кредит рәсмиләштерергә маташа. Аннан соң аның белән башка җинаятьчеләр элемтәгә керә. Алар хатынга акчаларын саклап калу өчен бөтен сумманы банкның махсус «резерв счеты»на күчерергә кирәклеген әйтә. Мошенникларга ышанып, ханым барлык күрсәтмәләрне үти һәм 425 мең сум акча күчерә.

«Восход» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Кесә телефонына шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк.

Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелүен сизсәгез, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар