В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның җәмәгать киңлекләрендә 14-нче гыйнварга кадәр «Паркларда кыш» программасы дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Казанның җәмәгать киңлекләрендә 14-нче гыйнварга кадәр «Паркларда кыш» программасы дәвам итә. Бу уикендта шәһәр халкы фигуралы шуу буенча мастер-класста, метлобол, керлинг буенча турнирларда, киез итекләрдә футбол буенча чемпионатта, чаңгы ярышларында катнаша ала. Моннан тыш, шәһәрдә Раштуа бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары һәм иммерсив театр турында лекция узачак.
Фигуралы шуу буенча мастер-класс (6+)
11-нче гыйнвар, 11.00 сәгатьтә
«Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак, ул әлеге сезонда тәмамланачак. Тимераякта шуарга теләүчеләрне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина өйрәтәчәк. Үз тимераякларың белән керү ирекле, тимераякларны прокатка алу - сәгатенә 150 сум.
Метлобол буенча турнир (6+)
11-нче гыйнвар, 12.00 сәгатьтә
Казанның Урицкий паркында Казан халкы һәм кунаклары метлобол (хоккей һәм квиддич катнашмасы) буенча турнирда, Гарри Поттер турында китаплардан уйлап чыгарылган спорт уеннары буенча турнирда катнашачаклар.
«Күңел ачу чаралары» бәйрәме (6+)
11-нче гыйнвар, 14.00 сәгатьтә
А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Изге күңел ачу чаралары» бәйрәме узачак, анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Бәйрәм программасында - балалар уеннары һәм мастер-класслар, алар 14.00 сәгатьтә башлана.
15.00 сәгатьтә «Коляда», «Красная горка», «Купава» һәм башка коллективлар катнашында концерт булачак. Концертта шулай ук Духосошественский храмы хоры да чыгыш ясаячак.
Уеннар һәм биюләр белән яшьләр кичәсе 16.30 сәгатьтә башлана.
Кино күрсәтү (6+)
11-нче гыйнвар, 14.00 сәгатьтә
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Ленинград блокадасы чорындагы балалар турындагы «Мин әле үләргә теләмим» дигән фильм-драма күрсәтеләчәк. Фильмда Ленинград балаларының Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы тормышы тарихы сөйләнгән. Картинада Казан яшь тамашачылар театры актерлары – Анна Иванова, ТР халык артисткасы Нина Калаганова, Татарстанның атказанган артисты Павел Густов төшкән. Фильмны күрсәтү бушлай, картина 80 минут барачак.
Иммерсив театр турында лекция (12+)
11-нче гыйнвар, 18.00 сәгатьтә
Демидов йортында «Иммерсив театр: Мейерхольдтан «Анна Каренина»га кадәр» лекциясе узачак. Театраль колумнист Зоя Рутер «иммерсив театр» төшенчәсенең үзе, аның үзенчәлекләре, интерактив театрның һәм театр-променадның үзенчәлекләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәк.
Чарага керү ирекле. Лекция түбәндәге адрес буенча узачак: Муса Җәлил ур., 7.
Чаңгы ярышлары (7+)
12-нче гыйнвар, 11.00 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманында чаңгы ярышлары узачак. Чарада 7 яшьтән зуррак балалар һәм өлкәннәр катнашачак, аларга 1 чакрым дистанцияне узарга кирәк булачак. Ярышларда катнашу бушлай, алдан теркәлү сорала.
Балалар хор иҗаты фестивале (6+)
12-нче гыйнвар, 12.00 сәгатьтә
Казан Кремленең Благовещение соборында IV Республика балалар хор иҗаты фестивале узачак. Шәһәрнең музыка мәктәпләре коллективлары Раштуа бәйрәменә багышланган җырлар башкарачак.
Киез итекләрдә футбол чемпионаты (6+)
11-нче һәм 12-нче гыйнвар, 12.00 сәгатьтә
Казан паркларында футбол буенча киез итекләрдә ярышлар узачак. Чемпионат футболның гадәти кагыйдәләре буенча узачак. Кирәкле барлык инвентарьларны, шул исәптән итекләр дә шәһәрлеләргә урында биреләчәк. 11-нче гыйнварда уен Горький паркында узачак, ә 12-нче гыйнварда – Урицкий паркында.
Керлинг буенча турнир (6+)
12-нче гыйнвар, 15.00 сәгатьтә
«Черек күл» паркында керлинг буенча турнир узачак. Элегрәк, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, шәһәрдә ачык тренировкалар үткәрелгән, анда теләге булган һәркем катнаша алган.
Раштуа театраль спектакле (6+)
12-нче гыйнвар, 17 сәгатьтә
Казанлыларга Раштуа бәйрәменә багышланган «Бәхетле ятимә» исемле театраль тамаша күрсәтеләчәк. Спектакльне Казан епархиясенең яшьләр бүлеге каршында эшләп килүче театр студиясе артистлары әзерләгән. Аның нигезендә Л.Жоховның иман һәм рухи кыйммәтләр турында бәян итүче «Мирская захребетница» әсәре ята. Тамашалар «Әлифба» яшьләр киңлегендә (Япеев ур., 2) узачак.