В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестивальнең хедлайнеры Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин булачак
28 августта «Салават күпере» торак комплексы янындагы паркта торак комплексының 10 еллыгына багышланган «Шатлык өчен 10 сәбәп» фестивале узачак. Программада – мастер-класслар, лекторияләр, артистлар чыгышы, маркет һәм башкалар.
Килүчеләрне бай программа көтә, шул исәптән мультижанр артисты, клоун Руслан Риманас, интерактив зона, фотокүргәзмә, скейтбординг буенча ярышла һәм мастер-класслар.
Бәйрәм кунаклары буккросингта, маркетта катнаша алачак.
Чарада казанлылар өчен Dj Bubblegum, ILGIZ, BEKU, Хопелес һәм башкалар чыгыш ясаячак. Фестивальнең хедлайнеры Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин булачак, бу хакта ТР рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара 28 августта 14:30 сәгатьтә башлана. Сайтта сылтама буенча лекцияләргә һәм мастер-классларга язылырга мөмкин.