Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.06.2021, 17:46

Казан кешесенә Бөек Ватан сугышында катнашкан Ржев янында һәлак булучының шәхси әйберләрен тапшырачаклар

7-нче июньдә Җиңү паркында «Себер даны юллары буйлап: Красноярск – Брест 2021» халыкара автомаршында катнашучылар белән очрашу узачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). 7-нче июньдә Казан Җиңү паркында «Себер даны юллары буйлап: Красноярск – Брест 2021» юнармия патриотик автомобиль маршында катнашучылар белән очрашу узачак.

Чарада муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссарлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Кораллы Көчләр хәрби хезмәте ветераннары, Казан кадет мәктәбе тәрбияләнүчеләре, «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары һәм башкалар катнаша.

Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан уздырылган акция барышында Җиңү Байрагы күчермәсе җәелдереләчәк, сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алачаклар. Моннан тыш, Красноярск краеның эзләү хәрәкәте вәкиле Казанда яшәүче Валерий Валеевка аның туганы – 1942 елда Ржев янында һәлак булган Әхмәт Вәлиевның шәхси әйберләрен тапшырачак.

Акциядә катнашучылар өчен концерт программасы оештырылачак, алар шулай ук Җиңү паркында тәкъдим ителгән хәрби техника үрнәкләре белән танышачак.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Татмедиа» республика агентлыгы.

Автойөрештә катнашучыларның планнарында – шәһәр-каһарманнар, хәрби дан шәһәрләрендә булу, дистәләрчә патриотик акцияләр һәм ахыргы нокта – Брест ныгытмасы. 22-нче июньдә, Бөек Ватан сугышы башлануның 80-нче еллыгында, автойөрештә катнашучылар Җиңү Байрагын һәм Брест ныгытмасы диварлары янында иң зур Георгий тасмасын җәелдерергә ниятли, дип хәбәр ителә «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы сайтында.

Барлык яңалыклар